Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Террорга каршы комиссия утырышы узды

Азнакай муниципаль районының террорга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды

Аны район башлыгы, комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта балаларның җәйге ялын оештыру, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр каралды. Җәйге каникулларда яшүсмерләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Лилия Гафиева; баларның җәйге ялын оештыру буенча яшьләр идарәсе начальнигы Миләүшә Минһаҗева; соңгы кыңгырау бәйрәмен уздыру турында мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Зөлфия Зарипова һәм террорга каршы куркынычсызлык буенча Азнакай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегеннән Руслан Сахитгәрәев чыгышлары тыңланды. Әлбәттә, балаларның җәйге ялын имин, файдалы итеп оештыру районыбызның һәрбер өлкәсенә: авыл җирлекләренә, спорт, торак-коммуналь хуҗалыгы, ял объектлары... кагыла.

- Балалар, яшүсмерләрнең  җәйге каникулларын файдалы, имин, күңелле итеп уздыру барыбызның да уртак бурычы. Эшкә урнашасы килгәннәр өчен дә мөмкинлекләр тудырылырга тиеш.  Гел телефонда гына утырмасыннар, файдалы эш белән шөгыльләнсеннәр! Ә иң әһәмиятлесе: балаларның куркынычсызлыгы, диде Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев