Сайлауларда территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре зур җаваплылык белән тавыш бирделәр.
Шәһәребез ишек аллары елдан-ел төзекләнә, матурлана. Халык белән власть арасында күпер булып торучы үзидарә рәисләре торган җиребезнең тагын да матуррак булуын телиләр. Алар үзара дус, шәһәрдә уздырыла торган барлык чараларда бердәм, актив катнашалар.
- Без Татарстанда, нефть төбәгендә яшәвебез белән бәхетле. Яхшылыкка тиз күнегәсең бит ул, тагын да яхшырак яшисе килә. Сайлауларда үзебезнең киләчәгебезне билгелибез, - ди 4 нче ТОС рәисе Нурия Хаҗипова.
Нет комментариев