Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Терлекләргә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясала

Ветеринария табиблары тарафыннан районда быел да хуҗалыкларда барлык терлекләргә дә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясала, шуңа да карамастан, шәхси йортларда песиләрне, этләрне вакцинацияләүгә җитди карамыйлар. Котыру авыруының хайваннарга гына түгел, йорт хуҗаларына, балаларга да зыян салуы бар бит! Гадәттә, кешеләр хуҗалыкта төлке йөргәнне күреп, аны тизрәк юк итәргә тырышалар....

Ветеринария табиблары тарафыннан районда быел да хуҗалыкларда барлык терлекләргә дә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясала, шуңа да карамастан, шәхси йортларда песиләрне, этләрне вакцинацияләүгә җитди карамыйлар. Котыру авыруының хайваннарга гына түгел, йорт хуҗаларына, балаларга да зыян салуы бар бит!

Гадәттә, кешеләр хуҗалыкта төлке йөргәнне күреп, аны тизрәк юк итәргә тырышалар. Төлкене үтергән очракта ветеринария хезмәткәре килгәнне көтәргә кирәк. Этне тешләсә, аны аерым ябып куярга һәм унбиш көнләп күзәтү сорала. Котыру чире билгеләре сизелмәсә генә аны иркенгә чыгарырга була.

Хайваннарда котыру авыруы билгеләре - селәгәйнең агып йөрүе, агрессивлык, калтырану, курку. Котыру авыруы китереп чыгаручы микроблар авыру хайванның селәгәендә була, авыруның беренче билгеләре сизелә башлаганчы ун көн вакыт үтәргә мөмкин. Йорт хайваннарыннан - мәчеләр һәм этләр, кыргый хайваннардан - төлкеләр, бүреләр, енот һәм төрле кимерүчеләр кешеләргә авыру йоктыручы чыганак булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Терлекләргә котыру авыруына каршы бушлай прививка ясала