Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәвәккәлләр таш яра

Кып-кызыл алмалардан сыгылып торган алмагач. Аның төбендә "Алма пеш, авызыма төш!" дип бер ялкау малай ята. Әлеге рәсем балачактан ук күңелгә сеңеп калган. Бу мәкаләмне язар алдыннан нигәдер шушы картина исемә килеп төште. Соңгы елларда без әнә шул ялкау малай хәлендә калмадыкмы соң? Мал асрамыйбыз, бакчаларыбыз ташландык хәлгә калып килә,...

Кып-кызыл алмалардан сыгылып торган алмагач. Аның төбендә "Алма пеш, авызыма төш!" дип бер ялкау малай ята. Әлеге рәсем балачактан ук күңелгә сеңеп калган. Бу мәкаләмне язар алдыннан нигәдер шушы картина исемә килеп төште. Соңгы елларда без әнә шул ялкау малай хәлендә калмадыкмы соң?
Мал асрамыйбыз, бакчаларыбыз ташландык хәлгә калып килә, ипи пешермибез. Аның каравы көнгә әллә ничә тапкыр кибеткә чабабыз. Ә кибеттә булмаса, нишләргә? Элек безнең бабаларыбыз кешенең байлыгы турында абзарындагы малы, бурасындагы икмәгенә карап фикер йөрткәннәр бит. Менә доллар артып, "рубль" очсызланып, шуның белән бергә кибеттәге азык-төлек, товар бәясе дә апара урынына күперә башлагач, без дә: "Нигә җәфаланырга, кибеттә бар да бар бит", - дип түгел, ә бәлки: "Быел бәрәңгесен, яшелчә, җиләк-җимешен күбрәк үстереп, тозлыйсын тозлап, киптерәсен киптереп куймый булмас", - дип уйлый башладык. Хәзер инде җөмһүриятебез җитәкчеләре дә җитештерүне арттыру, аның белән шөгыльләнүче эшмәкәрләребезгә шартлар тудыру, "салым каникуллары", адым саен тикшерүче "бәйләнчек" контрольлек итүче органнардан азат итү һәм башкалар турында ныграк уйлый башладылар. Эшмәкәрләребез турында болай ерактан урап язуым юкка гына түгел. Максатым аларның хезмәтенең (сүзем алыпсатарлар турында түгел, ә бәлки җитештерүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр хакында) никадәр зур әһәмияткә ия булуын аңлатырга теләүдән иде.
Безнең эшмәкәрләребез матур итеп эшли дә, күңелле ял да итә беләләр. Менә быел да Азнакайда матур традициягә әйләнгән "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясар өчен "Акчарлак" ресторанына җыелдылар. Аның төп инициаторы һәм оештыручысы эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров.
Эшмәкәрләрне бәйрәмнәре белән котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов килгән иде. Алар тәвәккәл эшмәкәр халкына иң изге теләкләрен җиткерделәр.
- Бүгенге көндә бюджет керемнәренең 25 процентын эшмәкәрләр тулыландыра, - диде Марсель Шәйдуллин. - Алар табыннарыбыз муллыгы, җиребезнең матурлыгы һәм уңайлыгы өчен зур өлеш кертәләр, яңа эш урыннары булдыралар. Ул шулай ук эшмәкәрләрне тагын да активрак булырга, төрле ярдәм программаларыннан файдаланырга өндәде. Үз көчләренә ышанган, тәвәккәл кешеләргә җирле җитәкчелек тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.
Килгән кунакларыбыз да Азнакай эшмәкәрләре эше, аларның матур традицияләренә соклану белдерделәр, азнакайлылар тәҗрибәсен республика күләмендә уртаклашу фикерләре белән чыктылар. Бәйрәмдә яхшы уңышларга ирешкән эшмәкәрләргә җөмһүриятебез, район җитәкчелегенең күпсанлы бүләкләре тапшырылды.
Быелгы бәйгедә кемнәр җиңү яулады икән соң? Һәркем түземсезлек белән шуны көтә. Слайдлар аша эшмәкәрләр турында фильмнарны карап утырганда шуны искәрәм: барысы да җитештерүчеләр, халыкка игелекле хезмәт күрсәтүчеләр. Транспорт белән юллар чистарту һәм башка көнкүреш хезмәте башкару буенча шәхси предприятиесен ачкан Ринат Вәлиев "2014 елның иң яшь эшмәкәре" исеменә лаек булды. Кием-салым тегү һәм ремонтлау буенча "Ева" ательесын ачкан Елена Галиева - "Бизнес-Леди" һәм "Пьер Албер" кондитер фабрикасы җитәкчесе Альберт Латыйповның "2014 елның иң яхшы эшмәкәре" исемен алуы игълан ителде. Җиңүчеләргә тантаналы шартларда таныклыклар һәм махсус призлар тапшырылды. Үзебезнең "Квартет" төркеме, алып баручы Эльвира Төхбәтуллина, фокусчы-иллюзионистлар чыгышы, җыр-бию - һәммәсе эшмәкәрләр күңелендә онытылмас мизгелләр калдырды. Күк йөзендә меңләгән йолдызчыклар булып фейерверклар атылды.
... Ялкау малай хәлендә калмас өчен менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк. Үз бакчасында җиләк-җимешен, яшелчәсен үстереп, мал-туарын асраучылар да шул ук эшмәкәр инде ул. Ниндие генә әле. "Кибетләрдә ризык кыйммәтләнде" дип йөргәнче, әйдәгез, җәмәгать, эшмәкәрләребез кебек тәвәккәл булыйк, алар үрнәгендә эшкә керешик!
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тђвђккђллђр таш яра