Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тавыкны ничек тиз йолкырга?

Аның җаен Әгерҗедә яшәүче Рафаэль Кәримов белә!

Әгерҗе авылы уңганы Рафаэль Кәримов ясаган әйберләрне күрсә, атаклы Кулибин үзе дә көнләшеп куяр иде. Утын яру, тавык йоны йолку җайланмалары, тапагыч... монда үз куллары белән тудырылган әйберләрне  карап та, санап та чыкмалы түгел.

Быел Рәфаэль абый тавык йоны чистарткыч җайланма ясап куйган.

– 35 бройлерны  өч сәгать эчендә эш итеп кергән идек инде, бик җайлы булды, – ди тормыш иптәше Нурия апа.

Тавык йонын чистарта торган җайланманы интернеттан карап, үзләренә җайлаштырып эшләгәннәр.

Рафаэль абый да, Нурия апа да Әгерҗе авылыннан. Алар мәктәп елларыннан ук бер-берсен табышып, мәхәббәт утын шуннан ук саклап килгәннәр. Бергә гомер итүләренә 41 ел үтеп киткән.

Рафаэль абыйның хезмәт юлы туган авыл колхозында башлана. Аннан озак еллар АПТС та эшли, лаеклы ялга подстанциядән чыга ул.

Нурия апа халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында тегүче, аннан соң май заводында  аппаратчы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев