Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуганда элекке колхоз рәисе Нәфис Якупов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Кичә Татшуган авылында элеккеге колхоз рәисе Якупов Нәфис Мияссәр улы истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Мәлбагыш авылы егете армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң агрономлыкка укый һәм 1964 елда Татшуган авылы “Эконом” колхозын җитәкли башлый. 23 ел әлеге вазифада эшләгән чорда колхоз икътисади яктан иң тотрыклы хуҗалыкларның берсенә әверелә.

Инде тарих төпкелендә калган ул елларны Нәфис Якуповның авылдашлары әле дә сагынып искә ала.

Истәлек тактасын ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

–Үрнәк алырдай якташларыбыз бик күп, без аларны беркайчан да онытмыйбыз, үзебез дә алар үрнәгендә эшлибез, – диде җитәкче.

Җир улының исемен авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова да зур хөрмәт белән телгә алды.

– Авылыбызда уңга карасаң да, сулга карасаң да Нәфис абый салдырган биналар, – диде ул.

Район-шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм Татшуган авылы ветераннар советы рәисе Әхсән Идиятуллин Нәфис ага белән иңгә-иң куеп эшләгән заманнарны искә алдылар, аның белән бәйле хатирәләрне яңарттылар.

Авыл паркында бу көнне шулай ук гомерләрен җирлек үсешенә багышлаган, көн дими, төн дими колхозда хезмәт куйган авыл фидакарьләре истәлегенә дә мамориаль такта ачылды.

Бәйрәмне Азнакайның “Ихлас” фольклор ансамле чыгышлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев