Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуганда Әбиләр чуагын бәйрәм иттеләр

Бүген Татшуган авылы халкы зурлап Әбиләр чуагын бәйрәм итте.

Иртәдән яуган яңгыр да күңелле бәйрәмгә киртә булмады, авыл мәдәният йортына килгән һәркемнең күңеле күтәренке иде. Балалар бакча, мәктәп, клуб, китапханә коллективы тырышлыгы белән бай күргәзмә әзерләнгән иде. Аннан уңган-булган аввылдашлар да читтә калмаган. Көзге яшелчә-җимешләрдән, сый-нигъмәтләрдән өстәлләр сыгылып тора иде, кул эшләренең дә ниндиләре генә куелмаган!.

Татшуганлыларны тәбрик итәргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев та килгән иде. Ул авыл халкын бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде, районда башкарылган эшләргә тукталып, авыл халкын алда торган мөһим вакыйгада – РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашырга чакырды.

– Сез районыбызның иҗтимагый тормышында иң актив катнашкан авылларның берсе. Биредә яшәүчеләр үзләренең бердәм, тырыш булуы белән күпләргә үрнәк булып тора, – диде җитәкче үзенең чыгышында.

Ул шулай ук тәрбия мәсьәләсенә дә тукталып үтте.

– Кызганыч, бүген арабызда башларын эчүчелеккә салган кешеләр күп. Иң аянычы – алар арасында хатын-кызларның да күп булуы. Бу инле таркалган гаиләләр, ятимлектә үскән балалр дигән сүз. Шуңа бер-беребезгә битараф булмасак, җәмгыятьтә булган тискәре хәлләрдә бер-беребезне төзәтүдән курыкмасак иде. Бу яктан Татшуган авылын үрнәк итәм. Биредә бик матур, тәртипле гаиләләр яши. Алга таба да шулай булсын, – диде Дамир Гыйләҗев.

Авыл халкын шулай ук Татшуган авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәйретдинов, ветераннар советы рәисе Әхсән Идиятуллин да тәбрикләп үттеләр.

Үзешчәннәр, балалар катнашында узган концерт Әбиләр чуагына ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев