Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуганда бердәнбер генә калган сугыш ветеранын туган көне белән котладылар

Авылның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхрамов Габдулла Шәйхрам улы үзенең туган көнен – 98 яшь тулуын билгеләп үтте.

Аны гомер бәйрәме белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, район комиссары Рәдиф Камалеев, авыл биләмәсе башлыгы Мансур Хәертдинов, ветераннар советы рәисе Әхсән Идиятуллин килделәр.

Габдулла Шәйхрам улы  Татшуган авылында күп балалы урта хәлле крестьян семьясында туган. Бергә тәгәрәп үскән 5 туган арасыннан бүгенге көндә берүзе исән.

...1942 елның август аенда  18 яшьлек  Габдулла Шәйхрамовка повестка китерәләр. Ул вакытта район үзәге булган Тымытык авылында  хәрби   өйрәнүләр үтә. Аннан соң аларны Суслонгерга озаталар.

 – Анда күргәннәрне сөйләп кенә бетерерлек  түгел, ачлыктан интектек, япь-яшь егетләр фронтка китәргә дә өлгермичә, лагерьда җан бирделәр, – дип, өзгәләнеп искә ала ветеран ул чорларны.

Ул Волхов фронтына җибәрелә, каты сугышларда ике тапкыр җиңелчә  аягы яралана.  1945 елгы сугышта кулын өздерә. Озак вакыт госпитальдә дәваланганнан соң,  фронтка яраксыз саналып, бер кулсыз туган авылына кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Бөек Ватан сугышы ордены  һәм  медальләр белән бүләкләнә.

1946 елны күрше Баланлы Бүләк авылы кызы Гәфифә белән тормыш корып жибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып бер-бер артлы 5 бала дөньяга килә. Бер кулы булмаган килеш башкалар белән бертөсле итеп авылда тормыш алып бара ишле гаилә яшәгән йорт хуҗасы.

2003 елда 57 елга якын бергә гомер иткән томыш иптәшен бакыйлыкка озата Габдулла Шәйхрамович. Ялгыз калу бик авыр була, әлбәттә, житмәсә, сәләмәтлеге дә какшап китә. Сугыш яраларыннан зыян күргән колак инде аппаратка да ияләшми , начар ишетә. Яше барса да, ветеран алай бирешү ягында түгел әле, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән һәр көнгә сөенеп, тулы канлы тормыш алып барырга тырыша.  Чын җир кешесе ул, табигатьне ярата. Балалары, оныклары да гел дә  ялгызын гына калдырмыйлар, һәрчак якыннары кадер-хөрмәтен тоеп яши.

Сугыш ветераны турында тулырак язманы “Маяк” газетасы битләреннән укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев