Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуган авылында балалар өчен Сабантуй уздырдылар (ФОТО+ВИДЕО)

​​​​​​​Узган ялларда Татшуган авылында балалар өчен гөрләтеп Сабан туе уздырдык.

Әйтергә кирәк, ул җирлегебездә уздырыла торган милли бәйрәмнән бер дә ким булмады. Аны Сөрән сугу йоласыннан башлап җибәрдек.

Авыл халкын, сабыйларны бәйрәм белән тәбрикләү өчен район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та килде.

– Күңел җылыгызны жәлләмичә, балаларны сөендергәнегез өчен рәхмәт, – сезгә дип җитәкче оештыручыларга да изге теләкләрен җиткерде.

Оештыручылар дигәннән, телебез, милләтебез, үткәнебез һәм бүгенгебез өчен янып-көеп йөргән авылдашыбыз, ветеран-укытучы Рузилә Шәйхулова “Балаларның җәйге ялын күңелле итеп искә алырлык берәр чара үткәрик әле”, – дигәч, әлеге тәкъдимне авыл җирлеге Советы да, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты коллективлары да күтәреп алдык. Авылда яшәүче, шәһәрдән кунакка кайтучы сабыйларны үзара дуслаштыру, бер-берсе белән якыннан таныштыру өчен мондый чаралар бик кирәк. Туган ягыбызга балалар күңелендә мәхәббәт хисе тәрбияләү нияте белән «Әй авыл, син мең шәһәрдән ямьле вә хуш» дип исемләнгән табигатьне, истәлекле урын-нарны чагылдырган видеосюжетларга бәйге дә игълан иттек. Анда да балалар дәррәү кушылып, бик матур эш башкардылар. Әти-әниләр, әби-бабайлар тырышлыгы белән ясалган видеоларны кино итеп күрсәтерлек! Бәйгегә нәтиҗә ясап, Сабан туенда һәр балага истәлек бүләкләре тапшырылды.

Уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк йөгерергә, кемдер

көрәшергә, икенче берәүләр чүлмәк ватарга ашыкты. Уеннардан олылар да читтә калмады.

– Бәйрәмне хуплап алган авылдашларга, алып баручы Илдар Гадиевкә, аппаратура белән ярдәм иткән шәһәр Яшьләр үзәге коллективына рәхмәтебез зур. Алга таба мондый чаралар тагын да уздырылыр. Киләсе җәйдә монда гомер итүче һәм әби-бабаларына кунакка кайткан балалар өчен мәктәптә лагерь оештыру нияте белән янабыз, – ди авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова.

Сабан туеннан һәркемнең күңеле булып китте. Балаларның шат йөзләрен күрү, аларның “Апа, киләсе елда бәйрәм кайчан булыр икән?” дигән сорауларын ишетү, безгә – өлкәннәргә аеруча сөенечле булды.

Фәридә Мөхәммәтшина, китапханәче. Татшуган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев