(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). "Татфондбанк"ка акча салучыларның 6,2 меңенә иминият акчалары беренче 4 көн эчендә түләнде. Барлыгы 33,5 млрд сум акча бирелде, бу "Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык" дәүләт корпорациясе иминият җаваплылыгының 62 проценты дигән сүз. Әлеге корпорациянең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Искәртеп үтик: 23 декабрьдә Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык иминият акчаларын банк-агентлар аша түләү өчен клинетларны алфавит буенча шушы банкларга бүлде. "Татфондбанк" клиентларына 26 декабрьдә "Саклык банкы/Сбербанк", "ВТБ 24", "Россельхозбанк", "ФК Открытие" һәм "Ак Барс" банклары аша иминият акчаларын бирә башладылар.
Акчалары "Татфондбанк" счетларында "тик торырга" мәҗбүр булган эшкуарларга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән ярдәм чаралары кабул ителде. "Ул чаралар барыннан да элек кече һәм урта предприятиеләрнең эшен тотрыклыландыруга һәм алар тарафыннан хуҗалык эшчәнлеген дәвам иттерүгә юнәлтелә", - диелгән иде Татарстан Президенты матбугат хезмәте аңлатмасында.
Нет комментариев