Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары азнакайлыларны кабул итте

Узган атна җомгасында Азнакайга Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов эш визиты ясады. Иртә белән ул "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә халыкны кабул итү үткәрде. Министр урынбасарына азнакайлылар нигездә шәхси гозерләре белән мөрәҗәгать итте. Җитди авырулы балаларын сәламәтләндерүдә ярдәм сораган әниләрне, медицина препаратлары белән тәэмин итүдә ташламаларга ия...

Узган атна җомгасында Азнакайга Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов эш визиты ясады.

Иртә белән ул "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә халыкны кабул итү үткәрде. Министр урынбасарына азнакайлылар нигездә шәхси гозерләре белән мөрәҗәгать итте.

Җитди авырулы балаларын сәламәтләндерүдә ярдәм сораган әниләрне, медицина препаратлары белән тәэмин итүдә ташламаларга ия булган физик мөмкинлекләре чикләнгән, катлаулы операцияләр кичергән райондашларыбызны - һәммәсен зур игътибар белән тыңлап, эчкерсез аралашып, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле аларның республикакүләм хәл итү таләп ителгән гозерләрендә һичшиксез булышачакларын вәгъдә итте, бу нәүбәттән конкрет чаралар билгеләнде.

Бу көнне министр урынбасары Ринат Җәләлетдинов шулай ук "Ашыгыч ярдәм" станциясенең яңартылган бинасын ачу тантанасында һәм үзәк сырхауханә коллективының Сабантуй мәйданында үткән бәйрәм чарасында катнашты.

Лиза Нурлыева, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанның Сәламәтлек саклау министры урынбасары азнакайлыларны кабул итте