Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылардан китап җыю оештырыла

Әлеге чара мәктәп китапханәләре фондын уку әсбаплары, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатыннан үткәрелә. (Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Татарстанда 28 июльдән 28 октябрьгә кадәр "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Әлеге чара мәктәп китапханәләре фондын уку әсбаплары, фәнни-популяр,...

Әлеге чара мәктәп китапханәләре фондын уку әсбаплары, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатыннан үткәрелә.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Татарстанда 28 июльдән 28 октябрьгә кадәр "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" хәйрия акциясе үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге чара мәктәп китапханәләре фондын уку әсбаплары, фәнни-популяр, әдәби, белешмә әдәбият белән тутыландыру максатыннан үткәрелә.

Акциядә мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, оешмалар һәм, гомумән, теләге булган барлык кеше катнаша ала. Мәктәпләргә яхшы торыштагы дәреслекләрне һәм мәктәп программасына кергән әдәбиятны тапшырырга була. Акция нәтиҗәләре мәктәп, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә ясала. Республика күләмендә нәтиҗәләр 28 октябрьдә - халыкара мәктәп китапханәләре көнендә җиткереләчәк. Лидер-мәктәпләр, лидер-сыйныфлар һәм шәхси затлар министрлыкның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Источник: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев