Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда янгын өч гаиләне йорт-җирсез калдырган - фото

Бер йортта тугыз кеше яши торган булган. Яшел Үзән районында шәхси йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын бүген иртән Октябрьский бистәсендәге Транспорт урамында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта йорт ачык ут белән янган. Янгынның гомум мәйданы 114...

Бер йортта тугыз кеше яши торган булган.

Яшел Үзән районында шәхси йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын бүген иртән Октябрьский бистәсендәге Транспорт урамында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта йорт ачык ут белән янган. Янгынның гомум мәйданы 114 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын аркасында берәү дә зыян күрмәгән.

Йортта өч гаилә яши торган булган. Бинаның бер өлешендә биш кеше, икенчесендә - бер, өченчесендә өч кеше гомер кичергән. Янгын аркасында алар йорт-җирсез калган. Әлегә алар күршеләренә урнашкан.

Башлангыч версия буенча, ут электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, дип яза Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда янгын өч гаиләне йортҗирсез калдырган фото