Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда тәмәке сату буенча хокук бозу очраклары 2 тапкыр үскән

(Казан, 21 июль, "Татар-информ" Лилия Локманова). Татарстанда тәмәке сату буенча хокук бозу очраклары, узган елның ярты елы белән чагыштырганда, 2 тапкыр арткан. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре тарафыннан 247 объект тикшерелгән. Шуның нәтиҗәсендә, 15-ФЗ федераль законы ("Тәмәке төтене һәм...

(Казан, 21 июль, "Татар-информ" Лилия Локманова). Татарстанда тәмәке сату буенча хокук бозу очраклары, узган елның ярты елы белән чагыштырганда, 2 тапкыр арткан. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре тарафыннан 247 объект тикшерелгән. Шуның нәтиҗәсендә, 15-ФЗ федераль законы ("Тәмәке төтене һәм тәмәке тартудан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында") таләпләрен үтәмәү буенча 99 очрак теркәлеп, шул кадәр үк административ штраф салу турында карар кабул ителгән. Бу штрафларның суммасы 1,1 млн сумнан да артып китә. Узган ел мондый хокук бозулар буенча 430 мең сумга 57 штраф салынган.
Бу хакта бүген "Татар-информ" МА уздырган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
"Тәмәке сатуны раслау кыен, чөнки алар тикшерү барышында аны сату киштәләреннән тиз генә алып, яшерәләр. Гадәттә, безгә әти-әниләр мөрәҗәгать итә. Аларны белем бирү учреждениеләре яннарында тәмәке продукциясен сатучылар борчый. Безнең хезмәткәрләр мөрәҗәгать булган җиргә бара, сатучылар тәмәкене сату киштәләреннән алып куя һәм факт расланмый. Шуннан соң әти-әниләр безгә кабат мөрәҗәгать итә һәм бу очракта без сатучыларны алдан кисәтмичә генә, полиция вәкилләре белән чыгабыз. Тәмәке сату очрагы шунда раслана икән, судка дәгъва була", - диде Марина Патяшина.
Сүз уңаеннан, судка шундый 8 дәгъва җибәрелгән. Шуларның 3 се буенча таләпләр тулысынча канәгатьләндерелгән, калганнары карала.
Чыганагы http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/21/123330/

Фото http://www.kp.by/daily/26238/3120393/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда тәмәке сату буенча хокук бозу очраклары 2 тапкыр үскән