Республика территориясендә көчле җил көтелә.
Иртәгә, 6 апрельдә, Татарстанда температураның сизелерлек кимүе көтелә. Бу хакта Татарстанда Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртән һәм көндез республикада кар һәм яңгыр көтелә. Моннан тыш, кайбер урыннарда кыска вакытлы буран булачак. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә исә.
Төнлә һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава 2-7 градуска кадәр җылыначак.
Фото: архив/Михаил Захаров
Нет комментариев