(Мәскәү, 14 гыйнвар, "Татар-информ"). Саклык банкы (Сбербанк) и Татарстанның лизинг компаниясе белән ислам финанслары кагыйдәләре буенча беренче килешү төзегән. "Банки.ру" порталы әлеге банк идарәсе рәисе урынбасары Бехнам Гурбанзадега сылтама белән шулай дип хәбәр итә.
Килешү үзенчәлекләре күрсәтелмәгән, аның Бәһрәйндә урнашкан шәригать комитетында хупланганы билгеле. Татарстан компаниясе мудараба (ул ислам банкингы продукты, традицион ышаныч буенча идарә итүнең төрдәше) алган. Аның буенча уртагыннан өлешкә кереп предприятие булдыру күздә тотыла, ягъни инвесторлар акчаларын бергәләп кертеп, керемне пай күләменә карап бүлешәчәк.
Нет комментариев