ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 31 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы көнбатыш районнарда - 17-22, көнчыгышта 10-15 градус салкын булачак. Казанда - 19-21 градус салкын...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Урыны белән бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә.

Татарстанда көндезге һава температурасы көнбатыш районнарда - 17-22, көнчыгышта 10-15 градус салкын булачак. Казанда - 19-21 градус салкын булыр дип фаразланыла.

26 гыйнварга каршы төндә 25, аязган вакытта 31 градуска кадәр салкынайта.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Татарстанда 31 градуска кадәр салкынайта

Нет комментариев