ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2026 елга җитештерү календаре эшләде

Киләсе кыш рекордлы «кыска»булачак-барлыгы 56 эш көне.

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2026 елга җитештерү календаре тәкъдим итте, ул федераль һәм республика бәйрәмнәрен үз эченә ала.

1 - 8 гыйнвар, 7 гыйнвар, 23 февраль, 8 Март, 1 һәм 9 Май, 12 Июнь, 30 август, 4 һәм 6 ноябрь, шулай ук ураза (20 март) һәм Корбан (27 май) бәйрәмнәре ял көннәре булачак.

Биш көнлек эш атнасында татарстанлыларны 244 эш көне һәм 121 ял көне көтә.

Җиде көн кыскартылачак-19 март, 30 апрель, 8 май, 26 май, 11 июнь, 3 һәм 5 ноябрь.

Киләсе кыш рекордлы «кыска» булачак — 2025 елның декабреннән 2026 елның февраленә кадәр 90 көннән 56 гына эшләргә туры киләчәк.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев