Республикада чагыштырмача җылы һава саклана Татарстан синоптиклары фаразларына карганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава була. Күпчелек районнарда төнлә юеш кар һәм яңгыр явачак, көндез урыны белән бераз явым-төшем көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән - томан. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, юлларда - бозлавык. Республика буенча төнлә һәм көндез 2 градус салкыннан...
Республикада чагыштырмача җылы һава саклана
Татарстан синоптиклары фаразларына карганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава була. Күпчелек районнарда төнлә юеш кар һәм яңгыр явачак, көндез урыны белән бераз явым-төшем көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән - томан. Төньяк-көнчыгыштан салмак җил, юлларда - бозлавык.
Республика буенча төнлә һәм көндез 2 градус салкыннан алып 3 градуска кадәр җылы булачак.
Казанда шулай ук болытлы һава, явым-төшем булуы ихтимал. Температура - 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.
25 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава, урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Температура 6 градуска кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев