Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Азнакай муниципаль районында кыр эшләренең барышы белән танышты

«Марс" ҖЧҖ кырына төшкәнче, Марат Әхмәтов Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә район кырлары өстеннән очып уздылар, чәчүлекләрнең торышы белән таныштылар. Җиргә төшкәч аларны авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, ветераннар, җирлек башлыклары һәм хуҗалыкларга беркетелгән район оешмалары җитәкчеләре каршылады. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин министрны узган чәчү кампаниясе һәм кырларда бара торган...

«Марс" ҖЧҖ кырына төшкәнче, Марат Әхмәтов Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә район кырлары өстеннән очып уздылар, чәчүлекләрнең торышы белән таныштылар. Җиргә төшкәч аларны авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, ветераннар, җирлек башлыклары һәм хуҗалыкларга беркетелгән район оешмалары җитәкчеләре каршылады.
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин министрны узган чәчү кампаниясе һәм кырларда бара торган эшләр белән кыскача таныштырып чыкты. Азнакайлылар язгы кыр эшләренә алдан ук ныклы әзерлек эшләре алып бардылар. Республикада иң беренчеләрдән булып язгы чәчү эшләрен башлап җибәрделәр.
Нәтиҗәдә язгы чәчү вакытында тәмамланды. Хәзер оешкан төстә чәчүлекләрне карау, өстәмә ашлама кертү, корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәш чаралары күрелә. Район башлыгы быел исә 200 мең тонна икмәк җитештерү бурычын куюны ассызыклап үтте. Азнакайлылар республикада иң беренчеләрдән булып терлек азыгы хәзерләү, печән чабуга да керештеләр. Менә бүгенге "Марс" хуҗалыгы басуларындагы сенаж төргәкләү дә шуның ачык мисалы.
Марат Әхмәтов азнакайлыларны тулаем республика буенча кыр эшләренең барышы белән таныштырды, быел иген уңышының мулдан булырына зур мөмкинлекләр барын әйтте ул. Әмма, туфрактагы дымны саклау, корткычларга каршы көрәш һәм башка эшләрне үзвакытында сыйфатлы итеп башкару таләп ителә. Ике ел рәттән республикада иң зур уңыш үстергән Азнакай игенчеләренең быел да сынатмасына ышаныч белдерде.
- Азнакай элеккеге данлы традицияләренә кире кайтты. Соңгы елларда биредә ныклы, бердәм команда тупланды. Ике ел рәттән иң күп тулай җыем алдылар. Ә быел инде без сездән рекордлы уңыш үстерүегезгә дә ныклы ышаныч белдерәбез. Әлбәттә, Ходай ярдәменнән ташламасын. Сезнең моңа бар мөмкинлекләрегез дә бар, шифалы яңгырлар да Азнакайда күпләп явып үтте, - диде ул.
Министр шулай ук азнакайлыларның терлекчелек өлкәсендә дә уңышлары зур булуын билгеләп үтте. Терлек азыгы җитештерүдә сөтнең үзкыйммәтен киметүгә зур әһәмият бирергә кирәклеген әйтте. "Марс"лыларның алдынгы алымнарның берсе булган сенаж төргәкләвен мисал итеп куйды. Җиңсәләргә тутырылган бөртек катнашмаларын күпләп хәзерләргә киңәш итте. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәме, аграр сәясәт турында аңлатып, сорауларга җаваплар да бирде.
Авылда гамәлгә ашырыла торган программалардан тыш, быел башкалары да өстәлә. Шулай ук республика аграрчыларына субсидияләр бирү дә көтелә.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры Марат Әхмәтов Азнакай муниципаль районын...