Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отряды төзелүгә 65 ел һәм Россия янгынчылыгының 370 еллыгы уңаеннан гаять зур бәйрә

2019 ел Татарстан көньяк-көнчыгышының янгын сагы хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле булды – менә инде 65 ел янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отряды бүлекләре «Татнефть» ҖАҖ объектларын янгыннардан саклау буенча хезмәт итәләр.

2 нче отряд составына керүче Азнакай 24 нче янгын сүндерү бүлеге быел 60 еллык чикне сафка бастыра.

30 апрель көнне Әлмәттә янгын сүндерүчеләрнең юбилеена багышланган бәйрәм чарасы булды. Котлау сүзләре белән «Татнефть» ҖАҖ һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчеләре чыгыш ясады. Һөнәр буенча иң яхшыларны бүләкләү тантанасына азнакайлылар да чакырылган иде. Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең республика бүлегеннән 24 янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары Александр Никулин «янгын эшен пропагандалаган өчен» медале алды. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев бүлек командиры Рөстәм Ганиевка Мактау грамотасын тапшырды. Янгын сүндерү Гайнуллин Виль федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отрядының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бу бәйрәм көнендә Азнакайда шулай ук янгын саклау көненә багышланган тантаналы чара узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов район башлыгы исеменнән 24 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы урынбасары Ирек Миннехановка Рәхмәт хаты тапшырды. "Азнакайнефть» идарәсенең сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге начальнигы Таһир Шәймәрданов «Татнефть» ҖАҖнең 24 нче янгын сүндерү бүлеге -инженер Оксана Ибаевага, диспетчер Лилия Равиловага, бүлекчә командиры Равил Мирмиевка һәм Сергей Заспенкога Мактау грамоталары тапшырды. 87 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Рөстәм Хәйруллин янгын сүндерүчеләр Илдус Сабировка, Иршат Нигъмәтуллинга, Илгизәр Шәйдуллинга һәм каравыл начальнигы Рафаэль Галиевка «Россия янгынчылыгына 370 ел» медален тапшырды. 24 нче янгын сүндерү бүлеге кадрлар һәм тәрбия эшләре төркеме җитәкчесе Илмир Нуриев ветераннарны котлады һәм «Россия янгынчылыгына 370 ел» медальләре белән бүләкләде.

Инженер 24 ПЧ

Регина Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев