Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты азнакайлыларны Кырым халкына ярдәм итәргә чакырды

Республика предприятиеләре һәм аерым гражданнар кыен хәлдә калган күпмилләтле Кырым халкына ярдәм күрсәтү башлангычы белән чыкты. Мисал өчен, «Татнефть» ААҖ Россиянең Кара диңгез флоты хәрби госпиталенә булыша, аны дарулар белән тәэмин итә һәм эшләү өчен шартлар тудыра. Татарстан дәүләт хакимияте органнары аппарат хезмәткәрләре дә Кырым халкына ярдәм күрсәтү һәм аларга...

Республика предприятиеләре һәм аерым гражданнар кыен хәлдә калган күпмилләтле Кырым халкына ярдәм күрсәтү башлангычы белән чыкты.

Мисал өчен, «Татнефть» ААҖ Россиянең Кара диңгез флоты хәрби госпиталенә булыша, аны дарулар белән тәэмин итә һәм эшләү өчен шартлар тудыра.

Татарстан дәүләт хакимияте органнары аппарат хезмәткәрләре дә Кырым халкына ярдәм күрсәтү һәм аларга бер көнлек хезмәт хакын күчерү турында карар кабул итте.

Әлеге уңайдан Татарстанда тиешле счет ачылган һәм «Кырым халкына ярдәмгә» акча җыю оештырылган.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга, бизнес-бергәлекләргә, предприятие һәм оешма коллективларына мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул Кырым Автономияле Республикасында яшәүчеләр, ватандашларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә чакырды.

Кайгы, бәла-каза беркемгә сорап килми. Авыр хәлдә калган ватандашларыбызга ярдәм кулы сузыйк. Әлеге игелекле гамәлдән азнакайлылар да читтә калмас.

Теләгән һәркем түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерә ала:

«Ак Барс Созидание» хәйрия фонды, 420124, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Меридиан урамы,1а, тел.: 8(843)519-38-63, 519-38-53, 518-89-15, e-mail: abcrt@mail.ru, http://akbarssozidanie.ru.

Реквизитлар:

Расчетный счет в рублях

Благотворительный фонд «Ак Барс Созидание»

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ОАО «АК БАРС» БАНК

БИК 049205805

корреспондентский счет 30101810000000000805

назначение платежа «В поддержку жителей Крыма».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Президенты азнакайлыларны Кырым халкына ярдәм итәргә чакырды