Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты Илкүләм проектлар советы президиумы составына керде

РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы, шулай ук аның президиумы составы яңартылды.

ТР Президенты  Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы президиумы составына керде.
Россия Президенты Владимир Путинның указында шулай диелә. Аның нигезендә совет һәм президиум составына да  үзгәрешләр кертелгән. Документ Хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.
«РФ Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы составын һәм  аның президиумы составын расларга», - диелә документта.
Илебез Премьер-министры Михаил Мишустин — совет президиумы рәисе, беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин аның урынбасарлары итеп билгеләнгән.
Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы нигезендә узган елдан гамәлгә ашырыла.

Фото: архив tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев