Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан 216 миллион сум күләмендә Хөкүмәт грантын алган

Республика федерация субъектлары башкарма хакимият оргнаннары эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны биләгән (Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Татарстан Республикасына федераль бюджеттан төбәк бюджетларына грантлар бүлгән вакытта 216 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Министрлар Кабинетының тиешле карарында әйтелгәнчә, акчалар субъектларның башкарма хакимият органнары эшчәнлегендә иң яхшы күрсәткечләргә...

Республика федерация субъектлары башкарма хакимият оргнаннары эшчәнлеген бәяләү нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны биләгән

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Татарстан Республикасына федераль бюджеттан төбәк бюджетларына грантлар бүлгән вакытта 216 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән. Министрлар Кабинетының тиешле карарында әйтелгәнчә, акчалар субъектларның башкарма хакимият органнары эшчәнлегендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен бүләк сыйфатында бирелә.

Җомга көнне бастырылган документ нигезендә, Россиянең 85 субъектының 10сы иң нәтиҗәле төбәк хакимият органы дип билгеләп үтелгән. Алар арасында Татарстан Республикасы, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы - Югра, Воронеж өлкәсе, Чечня Республикасы, Әстерхан, Сахалин өлкәләре, Ямал-Ненец автоном округы, Курск, Тамбов өлкәләре бар.

Нәтиҗәлелекне бәяләү шартлы рәвештә өч блокка бүленгән 12 күрсәткеч нигезендә үткәрелгән: икътисад үсеше, социаль өлкә үсеше, халыктан сораштыру, шулай ук ике шәхси күрсәткеч нигезендә. Барлык төбәкләр дә нәтиҗәлелекне комплекслы бәяләү билгеләре нигезендә 1дән 83кә кадәр категорияләр буенча бүленгән. Грантлар 1дән 20гә кадәр категориягә кергән төбәкләргә генә бирелгән.

Татарстан Республикасы 2013 ел нәтиҗәләре буенча ихтимал 83тән 66,8 балл туплап, 1 нче урынны алган. Бу аңа 216 миллион 410 мең сум күләмендә грант алуны гарантияли. Икенче урында - Төмән өлкәсе, ә Ханты-Манси автоном округы - Югра - өченче.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2014/11/07/103347/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан 216 миллион сум күләмендә Хөкүмәт грантын алган