Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч тарихи датага бәйле булачак

Төп чаралар исә 27 майдан старт алачак. көнне башлана.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылачак төп бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырылган: 27 май (1920 елның 27 маенда Мәскәүдә ТАССР турында декрет кабул ителә), 25 июнь (ТАССР барлыкка килгән көн) һәм 30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн). Бу турыда ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев белдерде.

27 май көнне, алдан билгеләнгән  план буенча, зур форум оештырылырга тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе белән бәйле үзгәрешләр кертергә туры килгән. Бу нисбәттән бәйрәм чарасы ТР Дәүләт Советы сессиясе буларак үтәчәк. Сессия башлангачы Президентның ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган почта маркасына тантаналы төстә штамп куюы көтелә. «Бәйрәм уңаеннан чыгарылган әлеге марка дөнья күләмендә йөри башлаячак», — дип ассызыклады  ТР премьер-министры урынбасары.

Үзәк Банк тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей тәңкәсен күрсәтү дә  27 майга  планлаштырылган.

Төп бәйрәм чаралары 25 июньдә дәвам итәчәк. Бу көнне башкалабызда, РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында, ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы булачак. Татарстан хөкүмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан Хөкүмәт йортында бәйрәм чарасы да узачак, анда ветераннар да чакырулы. Бакыйлыкка күчкән җитәкчеләрнең каберләрен зыярат кылу да булачак, диде Шәйхразиев.

25 июньдә районнар буенча Татарстан флагы эстафетасы башланачак. Моңа кадәр юбилей байрагы Россия регионнарында эстафетада булды.

30 августта тантаналы төстә төрле объектларның ачылуы көтелә. Республика Президенты тарафыннан кабул итү тантанасы да оештырылачак, диде Васил Шәйхразиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев