Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талчыбыктан гөл ясап буламы? - ФОТО

​​​​​​​Ык буеның бөдрә талларына урсайлылар сокланып кына калмый, аны сәнгать бизәгенә дә әверелдергәннәр.

Мәдәният йорты ишек төбендә үзе бер композиция булып калыккан тал-гөлләрен күреп хәйран калырлык. Үзләре кәрҗин, үзләре гөлгә әйләнеп, бу тирәне зәвыклы бизәп утыра алар. Мәдәният хезмәткәрләре Ильмира Батыргәрәева, Ильмира Шәрәфетдинова ир-егетләр кисеп биргән талчыбыкка әнә шулай икенче тормыш биреп, җан өреп, гаҗәеп “сәнгать әсәре” иҗат иткәннәр.

Мәдәният йорты җитәкчесе Ильмира Шәрәфетдинова оста куллы ханым икән. Аның газета-журналлар битләрен бөтәрләп ясаган кәрҗиннәрен, савыт-чүлмәкләрен, сувенир-шкатулкаларын күреп, карашны аерып алып булмый.

–Районыбызда чыгып килүче “Маяк” газетасына гел язылып киләм, яратып укыйм, – ди ул. – Һәр санын бөртекләп укып чыгам. Укылган газетаны кем ни эшләтәдер, мин үзем алардан менә шулай кул эшләнмәләре ясыйм. Аларны якыннарыма, танышларыма да бүләк итәм. Бу шөгыль җанга рәхәтлек бирә, иҗатыңа карап, тагын бер канәгатьләнү аласың. Менә шулай мин үзем “Маяк”ка икеләтә рәхмәтле: тирән эчтәлекле язмалары, кызыклы мәгълүматлары, киңәш-табышлары өчен дә, шөгылемдә кулланыр өчен бик уңайлы, яхшы материал булганы өчен дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев