Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талантлар биредә канат кага

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе республикада әйдәр мәктәпләрнең берсе булып тора. Биредә күпмилләтле халкыбыз традицияләрен бик кадерләп саклап киләләр. Мәктәп укучылары һәртөрле илкүләм, республика, төбәкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары һәм гран-при ияләре, алар Азнакайның гына түгел, Татарстанның горурлыгы. Бу уку елында биредә 706 бала музыка дөньясының серләрен ачкан, аларның 51е иртәли...

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе республикада әйдәр мәктәпләрнең берсе булып тора. Биредә күпмилләтле халкыбыз традицияләрен бик кадерләп саклап киләләр. Мәктәп укучылары һәртөрле илкүләм, республика, төбәкара конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары һәм гран-при ияләре, алар Азнакайның гына түгел, Татарстанның горурлыгы.

Бу уку елында биредә 706 бала музыка дөньясының серләрен ачкан, аларның 51е иртәли эстетик үсеш бүлекләрендә шөгыльләнгән. Әнә шулай әти-әниләр нарасыйларының кечкенәдән музыка яратып, сәнгатькә гашыйк булып үсүенә этәргеч биргән.

Шушы көннәрдә мәктәп үзенең чыгарылышлары белән хушлашты. Быел аны (рәсем сәнгате, хореография, музыка, оркестр, фортепиано, халык уен кораллары бүлекләрен) 79 укучы тәмамлады. Район-шәһәр Мәдәният йортында үткән чыгарылыш тантанасында аларга таныклыклар белән бергә Бөтенроссия, халыкара, республика конкурсларында катнашып җиңүләр яулаган, районның һәм мәктәпнең иҗтимагый-мәдәни тормышында актив катнашкан өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Музыка мәктәбенең еллык иҗади эшчәнлегенә йомгак ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасараы Дамир Гыйләҗев коллективка, укучыларга, чыгарылышларга яңадан-яңа уңышлар теләде, педагогларга балаларны сәнгатькә тагын да күбрәк җәлеп итү бурычын куйды. Балаларына иҗади үсеш бирү турында кайгырткан әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәктәп директоры Илдар Динмөхәммәтов та ата-аналар белән аңлашып, киңәшеп эшләүләрен, аларның бәйгеләргә бару, сәхнә костюмнары тектерүдә зур ярдәм күрсәтүләрен ассызыклады, район җитәкчелегенең уңайлы шартлар тудыруын, транспорт, финанс чыгымнары белән тәэмин итеп торуын җиткерде.

-Әнә шул бер гаилә булып, бер йодрыкка тупланып эшләгәч, республика, ил, дөньякүләм бәйгеләрдә дә катнашу мөмкинлеге туа, яңадан-яңа уңышлар яулыйбыз, - диде ул.

Чыгарылышлар һәм аларның әти-әниләре һәр балада шәхес һәм талант күргән, аларны иҗади үстергән укытучылар коллективына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әйе, биредә үз эшләренә бирелгән, энергияле, иҗади лидерлардан торган педагогик коллектив тупланган. Балаларның берсеннән-берсе затлы, зәвыклы чыгышлары әнә шуңа дәлил иде. Рәсем сәнгате бүлеге осталары картиналары белән сокландырса, музыкантлар моңга-җырга сәләте, биючеләр сәхнә осталыгы белән шаккатырды.

Азнакай сәнгать мәктәбендә ачылган сәләт, үстерелгән талант, яуланган җиңүләр чыгарылышларның киләчәк тормышында да чагылыш алсын, дәвамын тапсын, олы сәхнәләрдә Азнакайның яңа йолдызлары ачылсын, дип теләргә генә кала...

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Талантлар биредә канат кага