Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талант булса, җыр булыр

Уйлар, уйлар... Матур итеп 25 еллык юбилейны үткәрдек, ә уйлар үткәннәргә алып кайта... Һәрбер елганың чыганагы булган кебек, безнең ансамбльнең дә башлангыч тарихы бар. Ул 1986 елга барып тоташа. Ансамбльне оештырып җибәрүче һәвәскәр композиторыбыз Сания Әхмәтова, аның беренче ярдәмчеләре Һади Насыйров, Шәфигулла Әхмәдуллин, Флера Гайнуллиналар күп көч куйдылар. Көчле классик...

Уйлар, уйлар... Матур итеп 25 еллык юбилейны үткәрдек, ә уйлар үткәннәргә алып кайта... Һәрбер елганың чыганагы булган кебек, безнең ансамбльнең дә башлангыч тарихы бар. Ул 1986 елга барып тоташа.
Ансамбльне оештырып җибәрүче һәвәскәр композиторыбыз Сания Әхмәтова, аның беренче ярдәмчеләре Һади Насыйров, Шәфигулла Әхмәдуллин, Флера Гайнуллиналар күп көч куйдылар.
Көчле классик тавышлы, сәхнәбез йолдызы Мәрхәбә апа Исхакованы, моңлы тавышлы Мөзәппирә Сабированы; курай, гармунда бик оста уйнаучы Сивар Клачковны; тальянда уйнаучы сәхнә ветераны Фәрәгатьне тамашачы әле дә җылылык белән искә ала.
Концертның «кереш сүзе» булып скрипка тавышы яңгырар иде; Айсылу Фәхертдинова бу инструментта оста итеп уйнап, тамашачыны үзенә җәлеп итә, Даймә апа Латыйпова мандолинада оста уйный, мөнәҗәтләр башкара иде.
Нәфис сүз осталары Әсма Латыйпова, Флера Гайнуллина төрле шигырьләрне оста башкарсалар, Сөгъдә апа Гәрәева белән Илгизә Зиннәтуллина туганлык, кешенең бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен чагылдырган скетчларны зур осталык белән башкарып килделәр.
Концертны оста итеп алып баручы Зәйтүнә Атнаголова белән ансамбльнең старостасы Илгизә Зиннәтуллинага аерым туктыйсы килә.
Зәйтүнә апа шагыйребез Ф.Яруллинның шигырьләрен бик ярата, шунлыктандыр ул аларны тамашачыларның йөрәгенә үтеп керә алырдай итеп сөйли белә. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә биргән укытучы кеше ансамбльнең тәрбиячесе дә иде ул.
Күп еллар "Хатирә"не җитәкләп бер йодрык итеп җыеп тоткан Илгизә Зиннәтуллина искиткеч кеше иде. Чишмәләрдәй челтерәп чыккан моңлы тавышы белән тамашачыны җәлеп итеп, урманнарга алып кереп, игеннәр белән шаулап утырган кырларга алып чыгып, чишмә буйларыннан үтеп, сөйгән ярлар белән очраштырып, мәхәббәт утларында яндырып ала иде ул үзенең җырларында.
Ансамблебезнең төп максаты: өлкән буын белән яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгытып, татар халкының иске җырларын, моңнарын халыкка кире кайтару. Сәхнә ветераны Фәрәгать Миргасимов үзе белән тормыш иптәше Гөлзәһирә Сабирҗанованы алып килде. Ул татар халык җырларын бик оста башкара.
Концерт программасын әзерләп мәдәният йортында чыгыш ясаганда безгә иң беренче булып клуб хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Репертуар сайлау дисеңме, алып барышумы?.. Зинфира Кашапова белән Алсу Мөхәммәтҗановалар безне онытмыйлар. Юбилей кичәсен дә бик матур итеп үткәрештеләр. Талантлы яшьләр белән аралашкач, без дә яшәреп киткәндәй булабыз. "Киләчәгебез ышанычлы кулларда", - дип сөенәбез. Шундый талантлы шәхесләребез булганда ансамблебез тагын бик күп еллар дәвамында тамашачыны сөендереп, матур чыгышлар ясар әле!

Айзәрә ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Талант булса, җыр булыр