Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табылдык (хикәя)

Әлеге вакыйга салкын кыш көне булды. Җитмәсә, Яңа ел төнендә.

Кешене тышкы кыяфәтенә карап бәяләргә без инде күптән күнеккән. Әмма дөресме соң бу? Артык матур киенсә, “мактанчык” дибез, киеме таушалган булса, “хәерче” дип кимсетәбез. Ә бит кешенең тышкы түгел, эчке матурлыгы мөһимрәк. Инде күптән әйтелгән,  ничәмә-ничә тапкыр кабатланган сүзләр. Барыбыз да шуны аңлаган булып кыланабыз, ә чынлыкта барыбер кеше күңелен төшенә белмибез.

Мин үзем дә шундый идем. Каты күңелле, усал, кырыс. Ләкин һәркемнең тормышында ниндидер бер үзгәреш дулкыны була. Нәкъ шул вакыйга аркасында яңадан туарга сәләтле кеше. Мин яңадан тудым.

Явыз дип... Явыз да түгел мин, эшем таләп итә. Балтачының эшли-эшли кулы катылана, зурая бит, минем дә шулай бәгърем явызланды. 

Полиция хезмәткәре мин. Төрле хәлләр белән очрашырга туры килә миңа. Сугыш, үтереш, талау-урлау, кыйнау... Бу мохиттә йомшак күңелле  калып буламы икән?

Әлеге вакыйга салкын кыш көне булды. Җитмәсә, Яңа ел төнендә. Хәзер дә хәтерлим: ул төнне җилекләргә үтәрлек суык иде. Җил дә, сыенырга урын  эзләгәндәй, әле бер диварга килеп бәрелә, әле икенчесенә ташлана, аннары урмандагы явыз бүре сыман, ачы итеп улый. Ә мин дежурда.  Кеше бәйрәм итә, рәхәтләнеп күңел ача. Миңа исә билгесезлек кочагында төн уздырасы.   

Полковник бүлмәсеннән чыкты да:

 – Бәйрәм белән, дежурный! – дип, болай да ярсыган күңелне кыйнады.

“Оялмыйча, шулай дип тора бит ,”  – дип уйлап куйдым, нишләптер,  аны гаепләргә сәбәп бар сыман итеп. Төне буе телефон саклап утыр инде! Әмма бер нәрсә күңелемне тынычландыра, икенче яктан еларлык итә: мин ялгыз. Өйдә барыбер берсе дә көтми. Ялгызлык, минемчә, иң куркыныч нәрсә. Өеңә шатлыклы яки моңсу хәбәр белән бүлешергә дип ашыгасың. Кайтып керәсең... Ә өй буп-буш. Утларны кабызмыйча, караңгыда ятагыңа авасың да тизрәк йокларга тырышасың. Иртән торгач, озатучы юк... Ә бу төн тормышымны икегә аерды.

Утырам шулай берәр хәвефле хәбәр көтеп. Бозланган тәрәзәнең бер читен өреп җебеттем дә текәлеп урамны карарга керештем.
    Тышта эт күренде. Озак карап тордым аңа. Бу йонлач, аклы-каралы урам эте әллә арып, әллә тиккә йөрүнең мәгънәсез булуын аңлап, кар өемендә казына башлады. Казыган чокырына кереп ятты. Суыктан калтыравы миңа да сизелде. Йоны бозга ябышып ката кебек тоелды.

    Мин бүрегемне генә эләктердем дә урамга чыктым.

– Кил, мәх-мәх, – дидем.

 Этнең күзләре ярдәм булуын  сизеп  ялтырарга тотынды. Тиз генә сикереп торды да яшендәй миңа таба атылды. Аны участокка алып кердем һәм җылы торба янына яткырдым.

– Рекс булырсың, – дип исем куштым.

Аңа ошады булса кирәк, яныма килеп басты да кулны ялап алды. Өстәл тартмасында бутербродларым бар иде. Шуларны чыгардым. Берсен Рекска суздым, берсен үзем ашый башладым. Эт, күптән азык күрмәгән булса кирәк, тиз ялтыратты, ниндидер бер комсызлык белән икенчесен чәйнәп бетерде. Өченчесен торба астына яшереп куйды. Күңелем тулды. Мескен эт тыныч күңел белән ашый да алмый бит. Комсызланырга, тапканын киләчәккә саклап калырга мәҗбүр. Рекс сузылып ятты,  алгы аякларын башы астына куйды. Мин журналны алдым да, дежурлык  барышын язарга керештем. Озак эшләргә түземлегем җитмәде, ручканы ташладым. Рекс, төннең куркыныч өлеше узганын сизеп, йоклап китте.

Шулчак ишекне каты итеп кактылар. Дөмбердәтә үк башладылар. Рекс сискәнеп уянды да йокысын бозучыга  ырлап өрергә кереште.

– Кем йөри инде тагын? – дип, ишеккә юнәлдем.

Минем алда чәчләре җиткән, салкыннан оеш-оеш укмашып каткан килмешәк бер адәм басып тора иде. Мыегы, әле генә сөт эчкән кебек, ап-ак, ә өстендә берни юк. Күзләрем,  ирексездән, аска таба йөгерде. Ниндидер таушалып, тузып беткән тишек чалбар кигән, үзе яланаяк... “30 градуста да бәйрәм кызуы кешене шулай йөртә икән,” – дип, елмаеп куйганымны сизми калдым. Шулчак кулларына күзем төште. Ул сырмасын төреп тоткан.

– Бар, кит әле, бәдбәхет, – дип кычкырдым мин моңа, бөтен үпкәмне бушатыр җай чыкканга куангандай.

Тәне шешенеп беткән бу адәми зат бары тик авазлар гына чыгара алды.
    – М..м...ммм, – диде ул.

Мин аны тыңламый калырга ярамаганын күзләреннән аңладым. Ул калтырануын баса алмаслык дәрәҗәдә туңган иде. Ялварулы карашы белән миңа кулындагы сырмасын сузды. Инде этеп чыгарырга җыенган идем, әмма сырманың селкенгәнен искәрдем. Үзем дә сизмәстән, аны тартып алып, өстәлгә куйдым, кызу хәрәкәтләр белән сүттем. Сүттем дә баганадай катып калдым.  Алдымда күп булса бер атналык сабый ята иде. Үзе еламый. Бер мизгелгә чуалып киткән фикерем эзгә төште.  Ишек катында басып калган кеше җеп очы бит. Мин, кулыннан тотып, аны бүлмәгә алып кердем. Участокта нинди җылы әйбер бар, барысын аның өстенә ашыга-ашыга яба башладым. Аны тизрәк җылытырга  кирәк иде.  Кинәт башыма сәер уй килде.

– Каян алдың баланы? – дип кычкырдым.

Сабый сискәнеп куйды, ә Рекс, алгы аяклары белән торба астына яшергән ипиен алып, өстәл астына кереп качты. “Төнге кунак” калтыраудан туктарга тырышып, куллары белән үзен кочаклады.

– М...мм, – бик нык тырыша торгач, – чүп савытыннан, – диде.              

Каян килә яхшылык? Әлбәттә, йөрәк түреннән. Әлеге кеше бер мәкерсез нарасыйны үлемнән саклап калган. Ә кыяфәтенә карап, ул кемгәдер яшәү  бүләк итәр дип кем уйлаган? Мин бит  аны чак кына куып чыгармадым. Бу уйларымнан аерылып, телефон янына килдем. Номер җыйганда да йөрәгем әллә ничек сулкылдап куйды.

“Ашыгыч ярдәм”дә трубканы тиз алдылар.

– Алло, – дидем үз тавышымны үзем танымыйча.  – Милиция бүлегендә салкында өшегән бер кеше һәм атналык сабый бала.

– Адресыгыз? – диде трубкадагы хатын-кыз салкын тавыш белән, гүя  гадәттән тыш берни булмаган.

Мин, ачуымны тыеп, адресны әйттем  һәм шапылдатып телефонны куйдым.

Сәгать төнге ике җитә. Өстәл астында Рекс йоклап ята, почмакта минем һәр адымымны күзәтеп, ят кеше утыра. Ул инде бераз җылынды. Кулымадагы баланы сырма өстенә кире куйдым да сүгенеп алдым:

– Кая йөри инде бу врачлар?

Почмактан тавыш ишетелде:

– Кайгырма, тиздән килеп җитәрләр.

Аның тынычлыгы шаккатырды. Ул, үз гомерен уйламыйча, кеше коткарганын аңламый да кебек. Аның җылынганына шатландым, чөнки бу вакыйганы минем тулысынча ишетәсе килде. Беркетмә кәгазен алып, язган кыяфәт ясадым.

– Ничек, кайда, кайчан? Сөйлә!

– Мин  гадәттәге сукмагымнан – чүп савытлары яныннан барам. Шулчак колагыма елаган сыман тавыш ишетелде. Мәче чыга алмый ятамы әллә дип карыйсы иттем. Күп алар анда. Карыйм, олы чүп савытындагы кәгазь тартмада  бала ята. Мин югалып калдым. Өстемдәге сырманы салып төрдем дә монда килдем...

– Кайда булды бу хәл? – дип бүлдердем мин аны.

– Урман янындагы йортларны беләсезме?

– Әйе.

– Менә шунда. Минем күзләрем шар булды, чынлап әйтәм.

– Ул бит ике чакрымлап ераклыкта.

– Бардыр...

– Шуннан алып килдеңме? – дип гаҗәпләнеп сорадым.

– Нигә?! Калдырып китеп булмый бит инде. Кеше булырга туган ич.

 Мин тынып калдым. Ни әйтергә, ничек рәхмәтләрне белдерергә? Белмәдем... Күзләрем бу кешенең кызарып, кабарып чыккан аякларына төште.

– Аяк киемең кая соң синең?

– Көрттә төшеп калды бугай. Эзләп торырга җай булмады, – диде ул, сабыйга яратып карап.

– Каһәр суккан, кая соң алар? – дидем мин ашыгыч ярдәм машинасын искә төшереп.

Рекс, йокысыннан уянып, “төнге кунак” янына килеп терәлеп  үк утырды. Минем дә кочаклап, нык итеп кочаклап аласы килә башлады аны. Ләкин тыелып калдым. Чәй кайнаттым. Ул ашыкмыйча, әкрен генә эчте. Рәхмәтен дә чын күңелдән, без ишетергә ияләшкән дежур вариантта түгел, сирәк яңгырашта әйтте. Карашымны әле сабыйга, әле аның коткаручысына күчереп, байтак карап тордым.

– Ашыгыч ярдәм чакырдыгызмы? – дип, ике кеше эчкә үтте.

– Бигрәк ашыгыч үзегез! – дия-дия каршы алдым.

– Ярар инде, бәйрәм бит, ачуланма, – диде зәңгәр куртка кигәне.

Мин түземлегемне югалттым. Якасыннан тотып, аны стенага терәдем.

– Бәйрәм? Монда кешеләр үлем алдында,  ә сезгә – бәйрәм! – дип йөзенә бәреп кычкырдым. Ләкин үземне тиз кулга алдым.

– Кая, күрсәт, – диде табиб гафу үтенгән сыман.

Мин аларга булган вакыйганы ике-өч җөмлә белән аңлатып бирдем. Алар бик игътибар белән тыңлаган кыяфәт чыгарып:

– Аңлашылды, – диделәр.

Чынында, берни аңламадылар. Сабыйны коткаручының бөеклеген  төшендерә алмадым. Шунысы кызганыч иде минем өчен. Ә чын геройның бернигә дә исе китмәде, тып-тын утыруын белде.

– Хәзер баланы кая? – дип сорадым мин.

– Балалар йортына. Башта сырхауханәдә тикшерү үтәр, – дип, төгәл һәм кыска җавап кайтарды кечкенә буйлы табиб.

Баланы алып чыгып киттеләр. Озак та үтмәде, берсе әйләнеп керде. Ул “төнге кунак” кырыена килеп, башта аны тикшерде, аннары кулыннан тартып торгызды.

Мин түзмәдем:

– Күрмисезмени? Носилка алып керегез, аяклары өшегән бит, – дип сүз каттым.

– Кысылмагыз! – дигән җавап яңгырады.

– Алып кер дим мин сиңа!

Һәр сүзне өзеп әйтүем куркыттымы, әллә башка чара калмагангамы, ул тиз генә чыгып керде.

– Кирәкми иде, тавышланышмагыз, – диде “төнге герой” миңа текәлеп карап.

 Аларны озатып кергәндә, Рексның  өтәләнеп чабып йөрүен искәрдем. Мин хәлдән таеп, урындыкка аудым. Юк, физик көчем югалмады, рухи көчемне югалттым. Эмоциональ шок булды миңа.

– Менә, Рекс, – дидем эткә карап, – яшисең шулай дөньяда яныңда шундый батырлар барын күрмичә. Алар бернигә өметләнмичә  ярдәм итәргә сәләтле. Башкаларның тормышын кайгырталар. Ә аларны хәтта белмиләр. Кызганыч, бик кызганыч... Җае чыккан һәрбер урында үзен мактап яшәүче эгоистлар күпме...  Бик кызганыч!

Рекска карап алдым. Ул минем аякларым астында йоклый иде инде.

Тышта җил тынды. Хәтта җылы булып китте....җанга. Иртән Рексны – яңа дустымны өйгә кайтардым да  хастаханәгә чаптым. Бала исән, төнне тыныч чыккан. Күңелемдә аны үземә алу теләге уянды.
Бала  шатлыгыннан аны коткаручы турында бөтенләй онытканмын. Күрешәсем, ныклап танышасым, гафу үтенәсемне  күз алдыма китереп, хастаханә коридоры буйлап киттем. Каршыга  очраган табибтан:

– Кичә полиция бүлегеннән өшегән  кешене алып киткәннәр иде, кайда икән ул? – дип сорадым.

Табиб тирән итеп сулыш алды да кулларын артка яшерде.

– Бик нык өшегән булган шул.

– Кайсы палатада? – дип сорадым. – Өшүен үзем дә күрдем мин. Документлары булмаганлыктан куып чыгармагансыздыр бит?

– Юк, – диде табиб. – Таң атканда дөнья белән хушлашты ул.

Мин бу хәбәрне көтмәгән идем. Бер гөнаһсыз сабый гомерен коткарып калган өчен ул күкнең үзеннән яклау табарга тиеш кебек иде. Бер сүз дә әйтмичә, ишеккә таба юнәлдем. Кулларым, көзге кырауда калып өшегән кәбестә яфраклары кебек, асылынып төште. Тизрәк моннан югалыр өчен йөгереп диярлек чыгып киттем.
 Өйдә бикләндем дә кичкә кадәр урамга борын да төртмәдем. Рекс, мине юатырга теләгән сыман, янымда сыпырынып йөрде.

Кич белән сырхауханәгә кире бардым. Урам караңгы, аяк астында җепшек кар шыгырдый. Юл буенча “мин шулай булдыра алган булыр идемме?” дигән  уй бораулады. Төгәл җавап таба алмаудан үртәлдем.

Хастаханәда теге йортсыз-җирсез кеше турында кабат белештем, күмү мәшәкатен үз өстемә алдым. Нишләптер, аны иң нык белүче миндер кебек тоелды. Мәетне әзер булу белән тиз-тиз генә күмеп тә куйдылар.

– Ә сез беләсезме... – дип, сүз әйтергә җыендым, әмма тукталдым.

Зиратта мин һәм кабер казучылардан башка беркем дә юк иде. Алар да кузгалдылар. Хәтта күктә каргалар да очмый. Минем бу кеше турында бар дөньяга кычкырасым килде, әмма ишетмәсләр, дөресрәге, ишетергә теләмәсләр дип курыктым. Кабер кырыеннан аерылып китә алмыйча тордым. Ә табылдык бала кайчан да булса үзенең коткаручысын беләчәкме? Һичшиксез, беләчәк, миннән беләчәк.

 Баланы миңа тәрбиягә, әлбәттә, бирмәделәр. Ләкин әлеге көнгә кадәр мин аның янына йөрим. Бераз  үскәч, бергә коткаручысы каберенә барырбыз. Аның җаны безгә шат булыр.

Тормыш дәвам итә. Беркем дә йортсыз-җирсез кеше турында белмәячәк, аның яшәвен сизмәгәндәй, аның үлемен дә сизмәячәкләр. Әмма ул матур үлем белән китте.  Тормыш төбенә төшсә дә, Кеше булып кала белде. Яшәешнең бөек сере менә шундадыр инде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев