Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табигатьтә кыш хакимлек итә

Быел ул көйсез бала кебегрәк: я шыбыр-шыбыр яңгыр коя, я ак бураннар котырына, я ялтырап кояш чыга. Яңа ел алдыннан кар сыннарын эретеп, хафага салган иде, бәйрәм көннәрендә утызар градуслы салкыннарын бөркеде. Бу атнада да синоптиклар шундый үзгәрүчән һава торышы вәгъдә итә. Мәсәлән, термометр баганасының пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә 1-2 градус суыктан...

Быел ул көйсез бала кебегрәк: я шыбыр-шыбыр яңгыр коя, я ак бураннар котырына, я ялтырап кояш чыга. Яңа ел алдыннан кар сыннарын эретеп, хафага салган иде, бәйрәм көннәрендә утызар градуслы салкыннарын бөркеде.
Бу атнада да синоптиклар шундый үзгәрүчән һава торышы вәгъдә итә. Мәсәлән, термометр баганасының пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә 1-2 градус суыктан шимбәгә 23 градуска кадәр төшүе, кар явуы көтелә. Мондый "уйнаклап" торучы һава торышы нәтиҗәсендә түбәләрдә боз сөңгеләре хасил була, аяк асты шугалакка әверелә. Димәк, имгәнү очраклары бермә-бер арта.
Торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре белән үткәрелгән киңәшмәләрдә район җитәкчелеге һәрчак торак йортларның түбәләрен боздан һәм ишек алларын кардан вакытында чистарту бурычын куя.
- Мондый көннәрдә график саклап тормыйбыз. Халыктан мөрәҗәгатьләр кергәндә дә шунда ук урынга чыгабыз. Ишек алларын, кварталлар эчендәге юлларны тәртиптә тотарга тырышабыз. Бозлавык очракларына җитәрлек дәрәҗәдә ком да әзерләп куйдык, - ди "Жилсервис" торак милекчеләре ширкәте рәисе Руслан Гәрәйшин.
Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесенә дә эш бик күп. Алар карамагында шәһәрдәге 147 урам, күперләр, тротуарлар, парклар, автопавильоннар. Кыш башланганнан бирле 500 куб. метр кар чыгарганнар. Урамнарны 22 берәмлек автотехника чистарта.
Әмма табигать безнең планнар буенча яшәми шул. Бер яуганда бер айлык итеп көртләрен өеп куя. Атналар буе буран тынманган чаклар була. Шулай да кышның күңелле мизгелләре күбрәк. Рәхәтләнеп чаңгыда, чанада, тимераякта шуасың. Ишек алдында кар көрәп кергәннән соң тәннәр язылып, җиңеләеп китә. Кышкы озын кичләр җәй буена җитешә алмаган эшләрне башкарырга да җай бирә. Ак кар белән күңелләргә сафлык, пакълек иңә...
Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигатьтә кыш хакимлек итә