Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сукаешта 7 яшьлек Элина Габетдиновага ярдәм итү максатыннан волейбол буенча хәйрия уены узды - ФОТО

Берсеннән-берсе кечкенә өч бала тәрбияләүче Ирина һәм Марат Габетдиновлар гаиләсен борчу-мәшәкатьләр һич көтмәгәндә чорнап алган.

Язмыш дигәнең әле яңа гына чәчләренә ап-ак бантлар тагып беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән җиде яшьлек сөйкемле, шук Элинаның иңнәренә зур сынаулар куяр дип кем уйлаган?..

Әнисе Ирина да табиблар куйган куркыныч диагнозга озак вакыт ышана да алмый. Каршыңда йөгереп йөргән балаңның авыруына ничек итеп ышанасың? Декабрьдә кызларында яман шеш табылгач, бүген гаилә бөтен көчен шушы авыру белән көрәшүгә куя.

Арабызда игелекле, кеше бәласенә битараф булмаган кешеләр бихисап. Сабыйда куркыныч авыру барлыгы ачыклангач та Сукаеш авылында гомер итүчеләрнең һәрберсе диярлек гаиләгә ярдәм кулы сузып, акчалата ярдәм күрсәтә.

Узган ялларда мәктәптә районкүләм волейбол ярышларында да унга якын команда катнашып, баланы дәвалау өчен 36 мең 700 сум акча җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев