Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сукаешлылар тагын беренчелекне бирмәде

Мәдәният елы уңаеннан районда уздырылган "Иң яхшы авыл мәдәният йорты хезмәткәре" дигән конкурска шушы көннәрдә йомгак ясалды. - Әлеге чара яңа талантларны ачарга ярдәм итте, клуб практикасында заманча технологияләр куллануның чәчәк атуын да күрсәтте, - ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова. Конкурста барлыгы 36 мәдәният йорты һәм клубтан директорлар, сәнгать...

Мәдәният елы уңаеннан районда уздырылган "Иң яхшы авыл мәдәният йорты хезмәткәре" дигән конкурска шушы көннәрдә йомгак ясалды.

- Әлеге чара яңа талантларны ачарга ярдәм итте, клуб практикасында заманча технологияләр куллануның чәчәк атуын да күрсәтте, - ди мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.

Конкурста барлыгы 36 мәдәният йорты һәм клубтан директорлар, сәнгать җитәкчеләре катнашкан. Ул ике турда узган. Беренче турда мәдәният хезмәткәрләре режисерлык осталыкларын һәм җырга-биюгә сәләтләрен күрсәткәннәр. Йомгаклау турына 7 финалист: Татшуган, Сәпәй, Әсәй, Сукаеш, Урманай, Митрәй, Благодатный авыллары мәдәният йортлары чыккан.

Бу бәйгедә дә Сукаешлылар сынатмаган - районның "Иң яхшы авыл мәдәният йорты хезмәткәре" дигән исемгә Әлфия Сабитова лаек булган. Икенче урында - Благодатныйдан Галия Бахтиозина, өченче урында - Татшуганнан Асия Мөхәммәтгарипова.

- Катнашучыларның барысы да бәйгегә бик җитди караган, борынгы гореф-гадәтләр темасын кузгатып, кызыклы номерлар әзерләгән. Шулай ук заманча жанрлар темасын да яхшы ачтылар, - дип жюри әгъзасы, "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыятенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева үз тәэсирләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сукаешлылар тагын беренчелекне бирмәде