Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сукаеш авыл җирлегендә зур төзекләндерү эшләре бара

2021 елда Сукаеш авыл җирлегендә мәктәп алдына асфальт түшәлгән, мәдәният йорты диварлары җылытылып, профнастил белән төрелгән, отмоскалар, эчтә санузел бүлмәсе ясалган, һәйкәл яны төзекләндерелгән, Түбән Сукаеш урамына 1 чакрым асфальт юл салынган, Банки Сукаеш авылында 830 метр юл асфальт салуга әзерләнгән.

Болар – федераль, республика һәм җирле программалар буенча башкарылган эшләр. Үзара салым акчасына зиратларны төзекләндерә башлаганнар, светодиод урам яктарткычлары һәм башка кирәкле җиһазлар алынган.

Авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова еллык хисап җыелышында яктырткан әлеге эшләр авылның киләчәгенә өмет уята.

Күптән көткән өр-яңа модульле ФАП та салына башлаячак дип, район башлыгы урынбасары Роза Галеева халык күңеленә җылы салды. Әлеге җирлектән район Советы депутаты, автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Равил Гинатуллин юлларны, автобус туталышларын алга таба да тәртипкә китерергә вәгъдә бирде.  Идарәче компания җитәкчесе Руслан Гәрәйшин Зур Сукаештагы ике катлы күп фатирлы йорт ишек алдында агымдагы елда республика программасы буенча зур төзекләндерү эшләре башкарылачагын белдерде.

– Сезнең җирлеккә зур игътибар бирелә. Федераль, республика, район программалары буенча  2019 елда – 1 млн. сум, 2020 елда – 2 млн сумнан артык, былтыр 1180 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән, – дип билгеләп узды үзенең чыгышында Роза Галеева.

Ул 15 ел дәвамында шушы җирлек белән җитәкчелек иткән Зөлфия Закировага тырыш хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде.  

Җыелышта торак-коммуналь хезмәтләр, Пенсия фонды бүлеге, прокуратура, “Азнакай” агрофирмасы җитәкчеләре, урман хуҗалыгы, ветеринария берләшмәсе, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашты, алар халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Соңыннан авыл активистларына район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев