Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышта һәлак булганнар истәлегенә Актүбәдә автомат залплары яңгырады

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинг Актүбә эшчеләр бистәсендә 8 май көнне узды. Ул бистә мәктәпләре укучылары парады белән башланды. Тантананың иң хөрмәтле кунаклары булган сугыш һәм тыл ветераннары сафы быел, ни кызганыч, сизелеп сирәгәйгән иде - күпләре инде бакыйлыкка күчкән, исәннәре, олы яшьтә булу сәбәпле, чарага...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы митинг Актүбә эшчеләр бистәсендә 8 май көнне узды. Ул бистә мәктәпләре укучылары парады белән башланды.


Тантананың иң хөрмәтле кунаклары булган сугыш һәм тыл ветераннары сафы быел, ни кызганыч, сизелеп сирәгәйгән иде - күпләре инде бакыйлыкка күчкән, исәннәре, олы яшьтә булу сәбәпле, чарага килә алмаган. Бистә җитәкчелеге вәкилләре алдагы көннәрдә аларны өйләренә барып котлаган, бүләкләр тапшырган.


...Митингка килүчеләрне Азнакай муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева һ.б. тәбрикләделәр. Яу кырында һәлак булганнар истәлегенә автомат залплары яңгырады. Митингта катнашучылар батырлар һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салдылар.


Бәйрәмне җиңел атлетика эстафетасы дәвам итте. Сугыш һәм тыл ветераннарын сыйлау өчен кыр кухнясында карабодай боткасы пеште...


Кичен чаралар Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда сугыш чоры һәм заманча җыр-биюләр белән дәвам итте. Соңыннан тантанада катнашучылар янган шәмнәр белән Җиңү мәйданына Хәтер маршы ясадылар.


Тантана бәйрәм салюты белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугышта һәлак булганнар истәлегенә Актүбәдә автомат залплары яңгырады