Ерак араларга йөри торган поездларда озата баручылар булып эшләүчеләрнең хезмәт хакы 32 мең сумга кадәр. Монда эләгер өчен, өч айлык курслар узарга кирәк.
Педагогик отрядларда хезмәт куючыларга 13 мең сумга кадәр түләнә. Кара диңгездәге лагерьда бер смена өчен 8 мең сумга кадәр түләү каралган. Быел студентлар беренче тапкыр Кырым кунакханәләрендә дә эшләячәкләр. Аларга 17 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр.
Студотрядка 15 июньгә кадәр язылырга кирәк. Адресы: Казан, Тукай урамы, 58нче йорт.
Нет комментариев