Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Стрессны җиңәргә телисең икән - Чалпыга кил!

Азнакай «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең Чалпы авылында эшләп килүче социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәрне тернәкләндерүнең төрле юнәлешләре алып барыла.


Социаль-тернәкләндерү бүлеге психологы Ләйсән Газеева хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә биредә социаль хезмәт алучылар белән «Стресс безнең тормыш»дигән темага лекция үткәргәннәр. Лекциянең максаты - «стресс» төшенчәсен, стрессның физиологик күренешләрен һәм аның иң еш очрый торган сәбәпләрен, уңай һәм тискәре якларын карау, социаль хезмәт алучыларда кешенең эмоциональ реакцияләре, аларның үз-үзен тоту һәм сәламәтлекләре белән бәйле рәвештә хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү.
Социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән лекция тыңладылар, актуаль проблемалар турында фикер алышу барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев