Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөтне дә саварга, техниканы да хәзерләргә

Терлекчелек - хуҗалыкларда көндәлек табыш бирүче төп тармак. Җомга көнне "Таллы Бүләк" АХҖКда авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган семинар нәкъ менә терлекчелек тармагын табышлы итү, кимчелекләрне хәл итү юнәлешендә эшлекле сөйләшү шартларында барды. Биредә яңа технологияләр куллану, малларны энергиягә бай, сыйфатлы азык белән тукландыру, баш санын арттыру, көтүне...

Терлекчелек - хуҗалыкларда көндәлек табыш бирүче төп тармак. Җомга көнне "Таллы Бүләк" АХҖКда авыл хуҗалыгы идарәсе, хуҗалык җитәкчеләре катнашында узган семинар нәкъ менә терлекчелек тармагын табышлы итү, кимчелекләрне хәл итү юнәлешендә эшлекле сөйләшү шартларында барды. Биредә яңа технологияләр куллану, малларны энергиягә бай, сыйфатлы азык белән тукландыру, баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтүнең бүгенге көндә зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. Азнакайлылар бүгенге көндә 94,2 тонна сөт савалар. Бу узган ел белән чагыштырганда 4,2 тоннага күбрәк. Бер сыерга савып алынган сөт 12,1 кг туры килә. Азнакай терлекчеләре көнлек сөт савып алуны 100 тоннага кадәр җиткерү бурычын куйдылар. "Союз-Агро" , "АФ "Азнакай", "Тукай", "Марс", "Таллы Бүләк" хуҗалыклары сөт җитештерүдә югары уңышларга ирешсәләр, калган хуҗалыкларга бу тармакка игътибарны бермә-бер арттырырга кирәк.

  • Терлек азыгы җитәрлек күләмдә, әмма шуны рацион нигезендә төрләндереп ашатуга игътибар юк, - дип авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов малкайларны тукландыруга аеруча зур игътибар бирергә чакырды.

Семинардагылар "Таллы Бүләк" хуҗалыгында алдынгы эш шартлары белән таныштылар. Биредә чиста һәм фермалар яхшы җилләтелгән. Терлекләрне рацион нигезендә төрләндереп ашаталар. Тиешле технологик таләпләр саклангач, бу хуҗалыкның эш күрсәткечләре дә яхшы. Көнгә 2 тонна 500 кг сөт савып алалар. Бу бер сыерга 13,2 кг дигән сүз.

... Кышның икенче ае да узып китте. Инде кояш та тиздән яз җитәсен искәртеп, көннән-көн ягымлырак елмая. Техника һәм чәчү җайланмаларын язгы кыр эшләренә хәзерләү - семинарның икенче көн тәртибендәге мөһим мәсьәлә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сөтне дә саварга, техниканы да хәзерләргә