Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәпәйнең үз музее, үз йөзе, үз алгарышлары

Чал тарихлы авыл бүген дә гореф-гадәтләрне саклап, яңаларына нигез салып, киләчәккә матур өметләр баглап яшәп ята.

Авылдашларның узган елга йомгак җыелышында да әнә шулар ассызыкланды.

Авыл халкын башта районның хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре тыңлап, бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмадылар. Фойеда барысы да биредәге авыл музее, аккалфаклыларның, яңа китаплар күргәзмәсе, Санлаштыру елына багышланган стенд белән таныштылар. Үзешчәннәр концерты да күңелләргә хуш килде.

Биләмә башлыгы Фәния Галиеваның ел нәтиҗәләре, авылның бүгенге сулышы, киләчәкка планнар, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмис Ханнановның районның ел йомгаклары, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Хадиевның республикада авыл халкының тормыш-көнкүрешен кайгырту программаларның үтәлеше  турында чыгышыннан соң сәпәйлеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев