Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәпәй авылы халкы тавыш бирә

Үзара салым референдумы Азнакай районында халыкның актив катнашында дәвам итә.

Үзара салым референдумы Азнакай районында халыкның актив катнашында дәвам итә. Әйтик, иртәнге 11 сәгатькә Сәпәй авылында яшәүчеләрнең 30 процентка якыны инде тавыш биреп өлгергән иде.

–Бүген бездә чын мәгънәсендә бәйрәм, – дип каршы алды безне дә Мәдәният йортына килүчеләрне ишек төбендә үк буы чыгып утырган самовар янында каршылаган авыл активисты, ветераннар советы рәисе Галия апа Хәева. – Әйдәгез, сез дә коймаклы чәйдән авыз итегез...

Өлкәннәр дә, балаларын иярткән әти-әниләр дә, яшь-җилкенчәк – һәммәсе бер-берләре белән хәл белешеп алалар. Инде бакчада эшләр беткән, иркен чак, ашыгасы юк. Бу иркенлек авылның үзендә дә сизелә. Бар тарафта тынычлык, көне кояшсыз булса да, салкын түгел. Берәүләр Сәлифовлар кебек иртүк тавышын бирсә, икенчеләре ихатада мал-туарны ашатканнан соң килгән. Авылның урамнары тигез, төзек, суы да, уты да өзлексез килеп тора. Боларның барсы да әнә шул салым акчасына өстәлгән хөкүмәт ярдәменең чагылышы булуын халык яхшы аңлый, билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев