Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сәпәй авылының беренчел ветераннар советы рәисе Галия Хәева яшьләрдән дә уздыра

Урын өстендә ятучы, авырулардан сорасаң, алар өчен ветераннар советы рәисеннән дә кадерлерәк кеше юк. Иң авыр вакытларында алар нәкъ менә аңа таяналар, моң-зарларын да сөйлиләр. Сәпәй авылының беренчел ветераннар советы рәисе Галия Хәева нәкъ менә шундый ярдәмчел рәисләрнең берсе. Ветераннар советы рәисе булу белән бергә ул авылда мәдәни чараларны да...

Урын өстендә ятучы, авырулардан сорасаң, алар өчен ветераннар советы рәисеннән дә кадерлерәк кеше юк. Иң авыр вакытларында алар нәкъ менә аңа таяналар, моң-зарларын да сөйлиләр.

Сәпәй авылының беренчел ветераннар советы рәисе Галия Хәева нәкъ менә шундый ярдәмчел рәисләрнең берсе. Ветераннар советы рәисе булу белән бергә ул авылда мәдәни чараларны да оештыра. Мәктәп укучылары белән очрашулар, ветераннар белән төрле экскурсияләр үткәрә. Авылда бер генә чара да искиткеч оештыру сәләтенә ия Галия Малик кызыннан башка үтми. Әле менә күптән түгел озак еллар дәвамында колхоз рәисе булып эшләгән Ирек Әхмәтовның олы юбилее үтте. Ул әлеге чараны оештырып кына калмады, ә бәлки өздереп татар җырларын да башкарды.

Тынгысыз ветеран урып-җыю эшләреннән дә читтә калмый. Галия Хәева иң беренчеләрдән булып, авыл ветераннарын оештырып, ындыр табагына төште. Авылдашларын да әлеге җаваплы һәм әһәмиятле чарага өндәп йөри. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә авылда эшче куллар җитми. Без - ветераннар да уракта үз көчебезне кертергә тиешбез. Барлык ветераннар советлары рәисләре дә Галия ханым үрнәгендә ветераннарны туплап, урып-җыю эшендә актив катнашсыннар иде.

Миргасим КӘРИМОВ, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сәпәй авылының беренчел ветераннар советы рәисе Галия Хәева яшьләрдән дә уздыра