Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт һәм иҗат бәйрәме

Узган атнада табигатьнең иң гүзәл җирендә урнашкан "Лениногорскнефть" идарәсенең "Ландыш" балаларны сәламәтләндерү лагеренда "Татнефть" карамагындагы унөч лагерьның җәйге фестивале булып узды. Баштан ук шуны әйтергә кирәк, фестивальне хәзерләүгә гаять күп көч һәм матди чыгым тотылганы капкадан керүгә үк күзгә ташлана. Бик матур бизәлеш күңелне күтәрә. Тамак ялгап алыйм дисәң, сәүдә...

Узган атнада табигатьнең иң гүзәл җирендә урнашкан "Лениногорскнефть" идарәсенең "Ландыш" балаларны сәламәтләндерү лагеренда "Татнефть" карамагындагы унөч лагерьның җәйге фестивале булып узды.
Баштан ук шуны әйтергә кирәк, фестивальне хәзерләүгә гаять күп көч һәм матди чыгым тотылганы капкадан керүгә үк күзгә ташлана. Бик матур бизәлеш күңелне күтәрә. Тамак ялгап алыйм дисәң, сәүдә чатырлары куелган. Элеккеге елларны хәтерләтеп, кызыл галстуклы "пионерлар" казан асылган учак янында һәр килгән команданы, кунакны каршы алдылар. Кыскасы, бәйрәм хуҗалары: "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчеләре һәм "Ландыш" балалар сәламәтләндерү лагере коллективы бик нык хәзерләнгән. Шулай булмый ни, быел һәммәбез өчен дә зур бәйрәмнәр парады елы бит. Быелгы чара да өч истәлекле вакыйгага багышланды. "Лениногорскнефть" идарәсенең 70, Лениногорскиның үзенә 60 ел тулды, шулай ук быел ил белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иттек.
Билгеләнгән вакытта бәйрәм башлануын искәртеп фанфара яңгырады. Алып баручылар мәйданга лагерь командаларын чакырып чыгара башладылар. Беренче булып "Азнакайнефть" идарәсе балалар сәламәтләндерү лагереның "Каенкай" командасы чакырылды. Әйтергә кирәк, фестивальнең чишмә башы Азнакай төбәгенә барып тоташа. Шуны истә тотып күрәсең, барлык командалар белән таныштыруны, нәкъ менә «Каенкай» һәм "Бөркеткәй" командаларыннан башладылар.
Бәйрәм Татарстан нефтенең чишмә башы - Лениногорск җиреннән башлануын искәртеп, ромашкалар булып киенгән балаларның театральләштерелгән тамашасы белән башланып китте. Балалар үзләре дә чәчәк кебек сафлар, самимиләр. Төрле костюмнарга киенеп сюжетлы бию башкару күңел җилкендергеч тәэсир калдырды. Мондый вакытта һәр кеше балачагына кайтып аладыр. Монда табигатьнең иң гүзәл җирендәге аланда ап-ак ромашкалар арасында җир куеныннан бәреп чыккан нефть фонтанын да, анда эшләгән тынгысыз нефтьчеләрнең тырышлыгын да, кешеләр мәнфәгате өчен нефть тудырган могҗизаны да тоемларга була. Постановка өлеше тәмамлану белән фестивальгә килгән кунакларны алып баручылар мәйдандагы сәхнәгә чакырып алды. Менә алар: "Татнефть" компаниясе генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, компаниянең профком рәисе Гомәр Яруллин, Норвегия нефть-газ профсоюзлары вице-президенты Фрудэ Альфхейм, Россия нефть-газ сәнәгате профсоюзлары рәисе Лев Миронов, Татарстан Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчесе Рафаиль Нурмөхәммәтов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татнефть"нең яшьләр комитеты җитәкчесе Ренат Мамин, танылган нефтьче ветераннар.
Котлау өчен иң элек сүз Рөстәм Нәбиулла улына бирелде. Ул сүзен барлык балаларны, кунакларны, бәйрәм хуҗаларын нефтьчеләр исеменнән шушы матур балалар фестивале бәйрәме белән котлавыннан башлады, кыскача нефть тарихына тукталды. Балаларга матур бәйрәм һәм ял теләде. Барлык нефть сәнәгатен күтәрүгә өлеш керткән ветераннарга һәм бүген ул өлкәдә көч куючыларга рәхмәтен җиткерде. Шулай ук котлау сүзләрен, фестивальнең хуҗасы "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчесе Рафаиль Нурмөхәммәтов, Мәскәү кунагы Лев Миронов, Казаннан Татьяна Водопьянова, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татнефть" профкомы рәисе Гомәр Яруллин котлады. Алар шулай ук балалар фестивален уздыруның әһәмиятенә, нефтьчеләрнең җирле халыкка һәм татарстанлыларга керткән хезмәтенә, балаларның ялын һәм сәламәтлеген ныгытуга керткән эшләргә тукталдылар. Балаларга матур бәйрәм, уңышлы чыгышлар теләделәр.
- Мин биредә Татарстан нефть һәм газ тармагы үсеше тарихы белән таныштым. Татарстан нефть тармагының җирле халыкка, кешеләргә нәрсә биргәнен күрдем, профсоюз комитетының шушындый матур фестивальләр оештыра алуына шатландым. Фестивальнең ачылу өлешен күреп, мин бу тармакның никадәр әһәмиятле һәм җәмгыятькә кирәк булуын күрдем. Бүгенге чыгыш ясаган балалар арасыннан бәлки яхшы спортчы, артист чыгар, кемдер алмашка нефть тармагында эшләргә вахтага басар, - диде Норвегия кунагы үзенең чыгышында.
Чыгышлар тәмам булганнан соң, сәхнәдәге ветераннарга истәлеккә бүләкләр бирелде. Фестиваль флагын күтәрү хокукы хуҗалар командасы капитанына тапшырылды. Ул көнне балалар озынлыкка сикерүдә, боҗрага туп атуда, суда йөзүдә, флорболда, визит карточкасын тамашалауда, биюдә, рәсем ясауда һәм башка төрләр буенча көч сынаштылар. Шулай ук вожатыйлар өчен дә бәйге оештырылды. Фестиваль ахырында гына ишеп киткән яңгыр да бәйрәм кызуын баса алмады кебек. Яңгыр туктау белән, командалар берсе икенчесенә эстафета тапшыра-тапшыра дәртле биюгә күчтеләр. Аларга җитәкче абый-апалары да, башкалар да кушылды. Фестивальнең йомгаклау өлешендә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлеккә бүләкләр тапшырылды. Аннан җыелышып барысы бергә истәлеккә фотосурәткә төштеләр, яңа дуслар таптылар, үз көчләрен сынап карап, уңай якларын һәм җитешсезлекләрен белделәр. Күңел күтәренкелеге, алдагы көнгә ышаныч, укырга яңа көч алып, кабат очрашуларга кадәр саубуллашып, юлга кузгалдылар. "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" һәм "Бөркеткәй" сәламәтләндерү лагере командалары да спорт уеннарында уңышлы чыгыш ясадылар. Җиңүчеләр дипломнар алу өчен берничә тапкыр трибунага күтәрелделәр.
Алдагы елга эстафетаны "Баулынефть" идарәсе һәм аның "Иволга" балалар сәламәтләндерү лагере командасы кабул итеп алды. Киләсе 2016 елда алар үзләренең 70 еллык юбилейларын бәйрәм итәргә җыена, ә "Азнакайнефть" идарәсе үзенең 60 еллыгын!
Нәфис Әхмәт,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт һәм иҗат бәйрәме