Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спорт – азнакайлыларның сәламәт яшәү рәвеше

Бу көннәрдә Казанда су төрләре буенча дөнья Чемпионаты бара. Аны ачуда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Казан - Россиянең спорт башкаласы дип горурланып әйтә алабыз. Ил һәм дөньякүләм спорт чараларының биредә уздырылуы да бу хакта ачык сөйли. Сәламәт тәндә сәламәт рух диләр. Бүгенге заманда...

Бу көннәрдә Казанда су төрләре буенча дөнья Чемпионаты бара. Аны ачуда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казан - Россиянең спорт башкаласы дип горурланып әйтә алабыз. Ил һәм дөньякүләм спорт чараларының биредә уздырылуы да бу хакта ачык сөйли.
Сәламәт тәндә сәламәт рух диләр. Бүгенге заманда тәннең дә, рухның да саулыгы бик мөһим. Шуңа күрә Татарстанда зур калаларда гына түгел, һәр районда, авылда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. 2013-2014 елларда гына да республикабызда 322 спорт мәйданчыгы төзелгән. Быел барлыгы 10 спорт объекты файдалануга тапшырылачак, аларның 5се - йөзү бассейннары белән. Бу объектлар федераль программа кысаларында һәм республика бюджеты хисабыннан төзелә.
Районыбызда да спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешенә елдан-ел зуррак игътибар бирелә бара. Боз сарае, су-сәламәтләндерү комплекслары, спорт мәктәпләре, заманча спорт мәйданчыкларының ишекләре һәркем өчен ачык. Юкка гына спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда чемпион исемнәрен яуламый.
- 2013-2014 елларда районда Республика Президент программасы буенча 10 спорт мәйданчыгы төзелде. Аларның бишесе Җиңү, Актүбә, Яңа Юл һәм Мәнәвез бистәләрендә урнаштырылды. Быел Актүбәдә тагын ике балалар спорт мәйданчыгы төзелә. 2016 елда шундый 5 мәйданчык сафка басачак. Шулай ук шәһәребездә көрәш, мини-футбол, бокс, волейбол һәм баскетбол заллары булган универсаль спорт комплексында эш кайный. Аны 25 августка тапшырырга ниятлибез, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.
Спорт мәйданчыклары ел дәвамында гөрләп тора.
Физик культура, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе урынбасары Ләйсән Сәмигуллина районда спортның төп 17 төре барлыгын әйтте. Аеруча хоккей, футбол, йөзү, җиңел атлетика, милли көрәшне үз итә азнакайлылар.
- Соңгы елларда халыкның аеруча активлыгы сизелә. Моңа район башлыгы Марсель Шәйдуллинның шәхси үрнәге дә тәэсир итми калмагандыр. Барлык җитәкчеләрнең кышын чаңгыда шууы, җәен футбол, волейбол уйнавы гадәти күренешкә әверелде.
Аның инициативасы буенча күрше районнар белән дусларча матчлар оештырылды. Хакимият командасы учреждение, оешмалар командалары белән һәрдаим ярышлар уздырып тора, - ди ул.
Спортчыларыбыз менә дүрт ел рәттән үткәрелеп килүче авыл яшьләре спартакиадасында, оешмалар арасындагы спорт фестивалендә осталыкларын күрсәтәләр.
Азнакай җирлегендә легендар спортчыларыбыз истәлегенә милли һәм грек-рим көрәшләре буенча республика ярышлары уздыру да күркәм традициягә әверелде.
Быел февраль аенда кышкы треклы автоузышлар буенча Россия кубогының һәм Татарстан Республикасы Чемпионатының икенче этаплары үтте. Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, спорт буенча мактаулы хөкемдар Аркадий Дадаев шул чакта:
- Мондый зур дәрәҗәле ярышлар уздыру Азнакайны тагын да ныграк танытырга мөмкинлек бирә. Биредәге үсеш мине елдан-ел ныграк куандыра. Районда спортчылар өчен дә, җанатарлар өчен дә барлык шартлар тудырылган, - дип, югары бәясен бирде.
Райондашларыбыз көннән-көн матур үрләргә ирешүләре белән куандырып тора. "Соколы" командасы яз аенда гына Идел буе федераль округы буенча алкалы хоккей ярышында чемпион исемен яулаган иде. Актүбә кызы Светлана Крашенинникова - зур горурлыгыбыз. 2013 елда Казанда узган Универсиадада да сынатмады. Быел июль аенда Көньяк Кореяда узган җәйге Универсиадада команда зачетында җиңеп, алтын медальгә лаек булды.
Ветеран спортчы Мәннәф Хөҗҗәтов - тере легенда. Аның җиңүләренең чик-чамасы юк. Әле шушы көннәрдә генә Йошкар-Олада Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган полиотлон буенча Россия беренчелегендә 76 яшьлек якташыбыз өченче урынны яулап кайтты. Өч тапкыр дөнья чемпионы Җәмил Шакиров бүген үзе кебек көчле герчеләр тәрбияли.
Әнә шулай азнакайлылар спортны үз итеп, булган мөмкинлекләрне киң файдаланып, югары үрлиләр. Спорт - сүздә генә түгел, гамәлдә яшәү рәвешебез.
Резеда ШӘРИПОВА
Сүз уңаеннан
Районда 314 спорт
объекты бар.
Халыкның 39 проценты (республикада - 37,43%) спорт белән шөгыльләнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт – азнакайлыларның сәламәт яшәү рәвеше