Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Соңарган бүләк командирның кызына тапшырылды

28 апрельдә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан 17 ветеранга, тыл фидакарьләренә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшырды. Шулай ук республиканың бер төркем данлыклы кешеләре фидакарь хезмәтләре өчен Россия Федерациясенең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә ия булды. Рөстәм Миңнеханов кулыннан 62 татарстанлы бүләк алды. Татарстанда сугышны...

28 апрельдә Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан 17 ветеранга, тыл фидакарьләренә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшырды. Шулай ук республиканың бер төркем данлыклы кешеләре фидакарь хезмәтләре өчен Россия Федерациясенең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә ия булды. Рөстәм Миңнеханов кулыннан 62 татарстанлы бүләк алды.

Татарстанда сугышны кичкән ветераннарга хөрмәт зурдан, инде арабызда юклары да һәрчак күңелләрдә, берсе дә онытылмый. Республикабыз халкы фронтларда зур батырлыклар күрсәтеп, Җиңүне якынайтса, тылдагылар тырыш хезмәтләре белән өлеш керткән. 186 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. 1941-1945 елларда якташларыбыз батырлык һәм фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән, туган илгә мәхәббәт аларны берләштергән.
Кичә районыбыз делегациясе башкалада ветераннарга бүләкләр тапшыру, аларны хөрмәтләү тантанасында катнашты. Бу көнне райондашыбыз Роза Сәгыйровага 72 ел элек әтисе Әгъзәм Насыйровка бирелгән, әмма тапшырылмый калган сугышчан бүләк - Кызыл Йолдыз орденын Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Әгъзәм Насыйров фронтка сугышның беренче көннәрендә үк китә. 1943 елның 27 октябренә кадәр 108нче укчы дивизиядә рота командиры була. Орлов (Могилев) өлкәсенең Дубровский районында 19 сентябрьдә барган бәрелешләрнең берсендә хәрби бурычын үтәп, тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәтә. Һөҗүм вакытында дошман тоташ ут ачып, ротага баш калкытырга да ирек бирми.
Шулчак рота командиры Әгъзәм Насыйров "Алга, урра", дип кычкырып, барсын да дәррәү атакага күтәрә. Дошман югалып кала, алар арасында ыгы-зыгы туып, күпләре пуля яңгыры астына эләгә. Берүзе 12 немец солдатын юк иткән Насыйров әнә шулай шәхси үрнәге белән рота составына дәрт, ышаныч өсти. Аның бу батырлыгы Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Әмма бүләкне хуҗасына тапшыру гына насыйп булмый - ул 27 октябрьдә фашист илбасарлары белән сугышта һәлак була. Аны Славгород районының Березовка авылында җирлиләр.
-Без, 3 бала, әти сүзен әйтергә тилмереп, ятимлектә үстек, - дип сөйли Роза апа. - Әти сугышка киткәндә кечкенәбез әле туып кына калган була, әмма озак яшәми, үлә. Абыема авырлыкларны күбрәк кичерергә туры килде, билгеле. Шуңадыр да, 48 яшендә йөрәк чиреннән китеп тә барды. Бала чаклар ачлык-ялангачлыкка туры килде шул, сабый килештән тормыш арбасына җигелдек. Абыемның улларына бик рәхмәтлемен, әтиебезнең кайда күмелгәнен эзләп-юллап, каберен күреп, бабалары рухына баш иеп кайттылар. Әтиебезнең якты истәлеген яңартуда күп көч куйган, миңа менә шушы истәлекле, дулкынландыргыч тантанада катнашу мөмкинлеге тудырган район җитәкчеләренә, хәрби комиссариат хезмәткәрләренә бик зур рәхмәтлемен.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соңарган бүләк командирның кызына тапшырылды