Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Синең кешеләрең, Азнакай!

Анна Дмитриевна Соколова 19 гыйнварда 90 яшен билгеләп үтте. Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе А.Шәмсетдинов, аның урынбасары Д.Гыйләҗев, район-шәһәр ветераннар советы рәисе М.Кәримов, "Өмет" социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Г.Юнысова тәбрикләде, РФ Президенты В.Путинның һәм Азнакай муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллинның котлауларын, бүләкләр тапшырдылар. Хәзерге Спасс районы Кузнечиха...

Анна Дмитриевна Соколова 19 гыйнварда 90 яшен билгеләп үтте. Аны олуг юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе А.Шәмсетдинов, аның урынбасары Д.Гыйләҗев, район-шәһәр ветераннар советы рәисе М.Кәримов, "Өмет" социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Г.Юнысова тәбрикләде, РФ Президенты В.Путинның һәм Азнакай муниципаль район башлыгы М.Шәйдуллинның котлауларын, бүләкләр тапшырдылар.

Хәзерге Спасс районы Кузнечиха авылында туып-үскән Анна Дмитриевнаның тормыш юлы борчу-шатлыклар белән үрелеп барган.

Кулына урта мәктәп аттестаты алган, чыгарылыш кичәсенең якты тәэсирләреннән айнып та өлгерә алмаган иртәдә сугыш башлана. Салкын декабрь аенда ул Свияжск буенда окоп казый, аннан урман кисә, колхозда эшли, кичләрен фронтка бияләй, оекбашлар бәйли. 1946 елда "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә.

Гомерлек ярын үз авылларында таба. Җиңү яулап кайткан солдат Алексей Николаевич белән 1949 елда кушылалар. Ире дәүләт банкында баш бухгалтер була. Үзе дә район тәэминат бүлегенә бухгалтер булып урнаша. Кузнечиха районы таркалгач, Алексей Николаевичны Азнакайга эшкә җибәрәләр. Анна Дмитриевна юл-төзү идарәсенә урнаша, читтән торып Куйбышев юл-төзелеш институтын тәмамлый.

-Еллар сизелми дә узды. Тормыш хәзер бик матур, яшь кенә бара, сәламәтлек начар, - ди юбиляр.

Анна Дмитриевна бердәнбер кызы Татьяна белән кияве тәрбиясендә. Татьяна Алексеевна гомере буе һөнәри лицейда укыта, зур тәҗрибәле, ихтирамга лаек педагог.

Ике бүлмәле фатир оныклар, оныкчыклар тавышыннан тынып тормый. 90 яшендә дә күңел көрлеген, яшәү шатлыгын җуймаган дәү әбиләре - алар өчен олы тормыш өлгесе.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Синең кешеләрең, Азнакай!