Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Синең кешеләрең, Азнакай!

Алма агачыннан ерак төшми, дигән мәкаль Азнакай агрофирмасының Сарлы авылы булекчәсендә 40 елга якын механизатор булып эшләуче Фирдинант Исмәгыйловка бик тә туры килә. Мияссәр белән Сәхипҗамал гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга аваз салган төпчек уллары кече яшьтән үк кул арасына кереп, ата-анага терәк була. Фин хәм Бөек Ватан сугышларында катнашып,...

Алма агачыннан ерак төшми, дигән мәкаль Азнакай агрофирмасының Сарлы авылы булекчәсендә 40 елга якын механизатор булып эшләуче Фирдинант Исмәгыйловка бик тә туры килә. Мияссәр белән Сәхипҗамал гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга аваз салган төпчек уллары кече яшьтән үк кул арасына кереп, ата-анага терәк була. Фин хәм Бөек Ватан сугышларында катнашып, исән - имин әйләнеп кайткан гаилә башлыгы Мияссәр эшкә бик өлгер, оста куллы кеше була. Балаларына да игелек орлыклары салып, хезмәт яратучан итеп тәрбиялиләр. Өченче сыйныфны тәмамлаган кечкенә Фирдинант җәйге ял вакытында дунгызчылык фермасына көтү көтәргә килә. Чыбыркы сабы буе гына малай беренче хезмәт хакын алганын, чыбыркы шартлатырга, сызгырырга өйрәнгәнен бүген дә күңелле хәтирә итеп искә ала. Укуның тәмамланганын түземсезлек белән көтеп алып, җәй буена колхозга ярдәм итә.

Армия сафларыннан кайткач, егет авылда төпләнеп кала. Җәен - көзен комбайнга, язын - кышын К-700 тракторына утыра. Техникасы һәрчак төзек, чиста булыр. Ата - ана тәрбиясе, кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсүнең нәтиҗәсе бу. Елның - елында алдынгылыкны бирмичә, югары эш нәтиҗәләренә ирешеп килә. Хезмәтен дә күрәләр, бәялиләр. Күпсанлы мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына ия Фирдинант Исмәгыйлов. Тырышлыгы, уңган-булганлыгы өстенә, оста гармунчы да әле ул, үрнәк гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Нурия белән бер кыз, бер малай үстерделәр, бүгенге көндә 102 яшен ваклаган әниләре Сәхипҗамалны тәрбиялиләр. Үз акылында булган, үз аягында йөргән әбекәй дөньяга иминлек, балалары, оныкларына сихәтлек, иминлек теләп, якыннарының кадер, хөрмәтенә күмелеп, түр башында догада утыра.

Менә шундый тырыш, тәртипле гаиләләр өчен ничек куанмыйсың да, ничек алар белән горурланмыйсың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Синең кешеләрең, Азнакай!