Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Син дружиначы булдыңмы әле?

Соңгы вакытта шәһәребез урамнарында җәмәгатьчелек тәртибен саклау, хокук бозулар профилактикасы максатында Ирекле халык дружиналары (ДНД) күренә башлады. Узган җомга кичендә дә дружиначылар штаб үзәге - "Алтын алка" боз сараена җыйналды. Җәмәгать тәртибен саклаучылар белән бераз фикер алышып, патрульлек итү маршрутларын билгеләгәннән соң, ДНД командиры Рәфис Миннихановка берничә сорау белән мөрәҗәгать...

Соңгы вакытта шәһәребез урамнарында җәмәгатьчелек тәртибен саклау, хокук бозулар профилактикасы максатында Ирекле халык дружиналары (ДНД) күренә башлады. Узган җомга кичендә дә дружиначылар штаб үзәге - "Алтын алка" боз сараена җыйналды. Җәмәгать тәртибен саклаучылар белән бераз фикер алышып, патрульлек итү маршрутларын билгеләгәннән соң, ДНД командиры Рәфис Миннихановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
- Рәфис Фоатович, тынычлык, тәртип сагында хокук сакчылары гына түгел, ә бөтен халык булырга тиештер?..
- Әлбәттә, ДНДлар моның ачык мисалы. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә районда ДНДлар оештырылды. Бу елның июль аеннан ул бөтенләй яңача эшли башлады, яңа состав билгеләнде. Штаб начальнигы - Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров, штаб начальнигы урынбасары - полиция начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов, ДНД командиры - мин, штаб секретаре итеп "Форпост" үзәге директоры Айрат Батыров билгеләнде. Алга таба эш планнарын билгеләдек. Иң мөһиме: күз буяу өчен генә булмасын, ә бәлки эшнең нәтиҗәсе, тәрбияви әһәмияте булсын.
Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. Һәр җомгада (чаралар булганда, башка көннәрне дә) кечкенә төркемнәргә бүленеп, алар патрульлек итәргә чыга.
Районыбыз халкы да әлеге матур инициативаны хуплап каршы алды. Бөтен оешмаларга да кайчан, ничә кеше составында ДНДга чыгу турында белешмәләр җибәрелде. Хезмәт коллективлары, җитәкчелек тә әлеге эшнең әһәмиятен аңлый, аңа бик җитди карый. Элек 3-4 әр кеше генә килсә, хәзер исә 25 әр кеше җыелабыз. Кайберәүләрнең үзләре теләп ДНД әгъзасы булырга теләүләре тагын да куанычлы хәл.
- Иң актив оешма-предприятиеләр, ДНДчылар хакында әйтеп үтегез әле.
Район үзәк сырхауханәсеннән: И. Фәрхуллин, Р.Сөнгатова; "Перекрыватель" ЯАҖ дән: Т.Латыйпов, Р. Катиев, М.Хәкимов, Р. Әбделхаликов, Р.Низаметдинов, М.Сәгытдинов, И.Мостафин; "ННК-Геофизика" ЯАҖдән: И. Хөснуллин, Ф.Хаҗиев, Г.Сафронова, А.Галиуллина, Н.Кәримов; бораулау эшләре предприятиесеннән: Ф.Ханов, И.Хәкимов, Л.Илаева, А.Хәбибрахманова иң актив әгъзаларыбыз булып торалар. ДНДда ТСЖлар да бик актив катнаша. Мәсәлән, "Восход"тан В.Галиев, Р.Хәмидуллина, Ф.Газизуллина, Э.Корбангалиева; "Жилсервис"тан Л.Фадеев, Р.Мөстәкыймов, А.Кәримов, И. Зыятдинов; "Универсал"дан З.Габдуллина, З.Каркусова, Р.Гарипов, И.Зәйнуллин; "Безнең йорт"тан Р.Вәлиева, Г.Ханова, И.Мөхетдинов, Г.Ишбулдина, Р.Хәйдәров; "28 нче квартал"дан И.Сафин, С.Хәкимов, З.Шәрәфетдинова, З. Бәйрәмовалар җәмәгать тәртибен саклауда үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Дружиначыларга 18 яшь тулган булырга тиеш.
- Аларны кызыксындыру чаралары каралганмы?
- Җитәкчеләр үзләренең ДНДчыларын кызыксындыру мәсьәләсен карарга тиеш. Бу отпускка өстәмә ял көннәре, отгуллар, бүләкләүләр булырга мөмкин. Әлбәттә, ДНД, эчке эшләр бүлеге һәм Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты грамоталары, дипломнары һәм башка бүләкләү чаралары да кулланыла. ДНДга ике тапкыр чыгучыларга "Дельфин" ябык йөзү бассейнында гаиләсе белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирелә.
- Рәфис Фоатович, рейдларда йөргәндә кешеләр белән очрашасыздыр. Алар ДНДны ничегрәк кабул итә?
- Кешеләр безне белә, таный башладылар. Алар, бигрәк тә өлкән буын безне күреп, сөенәләр, аркалардан сөеп калалар. Совет чоры кешеләре ДНДларда йөргән яшьлек елларын сагынып искә ала. ДНДның тәрбияви әһәмияте дә бик зур. Җәмәгатьчелек тәртибен сакларга чыгып киткән әти-әнисен күреп, бала кечкенәдән үк тәртип бозарга ярамавын аңлап үсә.
- Ә шулай да рейдларда йөргәндә нинди очракларга ешрак тап буласыз?
- Бигрәк тә яшьләр ярата торганҗәйге төннәр вакыйгаларга бай. Яшьләр урамнарда таң атканчыга кадәр йөриләр бит. Уен белән мавыгып китеп, өен югалткан сабыйлар да булгалый. Ә инде урамнарда исерекләрне елның теләсә кайсы вакытында очратырга була. Үз аягында булса, аларны ипләп кенә өйләренә озатырга тырышабыз. Күп очракта эчке эшләр бүлеге белән берлектә эшлибез, җитди тәртип бозулар булганда, аларны чакыртабыз, хәбәр итәбез.
- Сез урамнарда гына йөрисезме?
- Һич юк. Без имин булмаган, авыр гаиләләргә генә дә 10 рейд ясадык, дискотекалар, спорт чараларында, төрле бәйрәмнәрдә, районкүләм узган рейдларда, мәктәпләрдә булып, җәмәгать тәртибен саклауда катнашабыз.
- Без студент вакытта да беләккә кызыл тасма бәйләп ДНДга чыга идек. Дружиначының таныклыгы да булырга тиештер?
- Алай гына да түгел аларга махсус киемнәр тегү дә планлаштырыла. Бүгенге көндә дружиначыларга яңа төр таныклыклар, күкрәк билгеләре эшләү белән шөгыльләнәбез.
Әңгәмәдәш - Н. ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Син дружиначы булдыңмы әле?