Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәйдуллин Фәрит Шәфыйк улына 11 сентябрьдә 75 яшь тула

Ямьле Ык буендагы Тымытык авылында туып үскән, хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендә яшәүче, кадерлеләрдән дә кадерле, сөекле, яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Шәйдуллин Фәрит Шәфыйк улының зур юбилее, аңа 11 сентябрьдә 75 яшь тула. Сине шушы зур юбилеең белән ихластан котлыйбыз, синең булганыңа сөенеп, зур сәламәтлек, җан тынычлыгы, туар таңнарыңның якты,...

Ямьле Ык буендагы Тымытык авылында туып үскән, хәзерге вакытта Азнакай шәһәрендә яшәүче, кадерлеләрдән дә кадерле, сөекле, яраткан тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз Шәйдуллин Фәрит Шәфыйк улының зур юбилее, аңа 11 сентябрьдә 75 яшь тула.
Сине шушы зур юбилеең белән ихластан котлыйбыз, синең булганыңа сөенеп, зур сәламәтлек, җан тынычлыгы, туар таңнарыңның якты, зур куанычлар гына алып килүен телибез. Авыр сугыш елларында туып, бик яшьли ятим калып, әти-әни назын күрми үссәң дә, балаларыңны, оныкларыңны яратып, назлап үстереп, алар өчен җан атып торуыңа сөенеп туя алмыйбыз. Аларны да үзең кебек намуслы, кешелекле, эшне, тормышны яратырга өйрәтеп үстергәнең өчен мин сиңа бик рәхмәтле.
Алдагы гомеребездә дә шулай бердәм булып, бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп, Аллаһы тәгалә биргән гомеребезне исәнлектә, сәламәтлек белән яшәргә язсын. Син безнең таянычыбыз, саклаучыбыз. Без сине бик яратабыз.
Синең кебек әти берәү генә,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Ходай сиңа шатлык бүләк итсен,
Үзең кылган кебек изгелек.
Пар канатлар булып яшик әле,
Бирешмәек әле картлыкка.
Киләчәгебез тагын да матур булсын,
Һәм күмелсен чиксез шатлыкка.
Тормыш иптәшең: Гөлфирә, балаларың: Рафаэль-Ирина,
Эльвира-Рөстәм, оныкларың: Регина, Диләрә, Фаил, Ислам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәйдуллин Фәрит Шәфыйк улына 11 сентябрьдә 75 яшь тула