Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәрипова Рәзинә Миргазиян кызын олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз

Тымытык авылында яшәүче кадерлебез Шәрипова Рәзинә Миргазиян кызын олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әни! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 85 ел эчендә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә...

Тымытык авылында яшәүче кадерлебез Шәрипова Рәзинә Миргазиян кызын олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Әни! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. 85 ел эчендә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
Әни! Тормыш юлың бүген,
85 кат җирдә әйләнә.
Бәхетле бул, көлеп кенә яшә,
Теләгеңә иреш дөньяда.
Син бит безнең өчен Кояш.
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, мәңге картайма,
Иң кадерле якын кешебез.
Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың Фәния

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәрипова Рәзинә Миргазиян кызын олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз