Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шома юлдан йөрүе дә күңелле

"Россиядә ике бәла бар: юллар һәм җүләрләр" дигән гыйбарә искереп килә. Соңгы елларда дәүләт юллар торышына җитди игътибар бирә башлады. Моны үзебезнең Азнакай мисалында гына да ачык күрергә мөмкин. Әлеге юнәлештә быел күпме эшләр башкарылуы белән кызыксынып, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек. - Шәһәрдәге юллар һәм...

"Россиядә ике бәла бар: юллар һәм җүләрләр" дигән гыйбарә искереп килә. Соңгы елларда дәүләт юллар торышына җитди игътибар бирә башлады. Моны үзебезнең Азнакай мисалында гына да ачык күрергә мөмкин. Әлеге юнәлештә быел күпме эшләр башкарылуы белән кызыксынып, без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүровка мөрәҗәгать иттек.
- Шәһәрдәге юллар һәм урам-тыкрыкларның озынлыгы 238 чакрымнан артык тәшкил итә. Яңа Юл, Мәнәвез һәм Күчкәй Тау микрорайоннарын да кертеп, Азнакайда барлыгы 162 урам бар, 82 урамга асфальт түшәлгән, 74 ендә - таш юл. Ел саен аларны карап тотуга республика һәм җирле бюджеттан билгеле күләмдә акча бирелә.
Агымдагы елда урамнарда 45 мең кв.м асфальт юл ремонтланды, 14,4 мең кв.м мәйданда яңа таш салынды. 11 мең кв.м кварталлар эчендәге юллар, 10 мең кв.м тротуарлар төзекләндерелде.
Республика программасы буенча Чулпан, Мәрҗани, Совет, Заречная, Гоголь, Ершов, Кошевой, Октябрь, Подгорная, Чәчәкле, Кол Шәриф, Кояшлы урамнарында 14 млн сумнан артык эш башкарылды. Юл фонды хисабыннан (лимит - 15 млн сум) шәһәрдәге, Мәнәвездәге, Актүбәдәге тротуарлар рәткә китерелде.
"Татарстан Республи-касының район үзәкләре һәм шәһәрләрендә гамәлдәге асфальт япмалы урам-юл челтәрен ремонтлау" программасы буенча 15 млн сумлык эш 100 процентка үтәлде.
Республикабыз Президенты ярдәме белән районыбызга юл эшләрен башкаруга өстәмә акча бирелгән иде. Әлеге акчага Ленин, Нефтьчеләр, Ямашев (боҗра), Хәсәнов, Гагарин, Солтангалиев, Ф.Галиев, Пушкин, 1 Май, Мәрҗани урамнарына асфальт җәелде, Хәсәншина-5, Шәйхетдинов-10, 15, Юбилейная-12, Нефтьчеләр-21, Радужная-3, Ямашев-10, 11 нче йортлар ишек алды территорияләрендә юллар төзекләндерелде, Тукай, Хәсәншина, Ямашев, Гагарин (6 нчы мәктәпкә таба), Солтангалиев-29, Болгар урамнары буйлап яңа тротуарлар түшәлде. Шәхси секторга караган Гафури, Матросов, Садовая, Ушаков, Радищев, Нахимов, Космодемьянская, М.Вәлиев, Г.Галиев, Ф.Галиев, Котовский, монолит микрорайонындагы Азнакай, Казан, Яңа Юл микрорайонындагы Ислам, Гөлбакча, Чалтугай урамнарына сыйфатлы таш җәелде.
Шәһәребез капкасы булган Азнакай-Әлмәт юлында зур күләмле эш башкарылды һәм бу урын хәзер йөзек кашыбыз булып тора. Шушы боҗрадан Әгерҗе чатына кадәр күчмә тизлек полосалары булган юл салынды.
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" федераль программасы буенча көйләнми торган җәяүлеләр юл кичүләренә кояш аккумуляторында эшләүче светофорлар урнаштырыла. Быел ул Гурьянов, 5 нче мәктәп янында, Ленин, 1 нче мәктәп янында, Юбилейная урамнарында куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шома юлдан йөрүе дә күңелле