Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шимбә көнне Азнакай авыл хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар булды

Шимбә көнне район хуҗалыклары җитәкчеләре, аларга район үзәгеннән беркетелгән вәкилләр, ветераннар катнашында "Азнакай"АФ" ның Сәпәй бүлекчәсендә һәм "Герой Кәримов Ф.Ш." хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар булды. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Район башлыгы бүгенге көнгәчә кайбер хуҗалыкларның бармакка-бармак та сукмыйча, нидер көтеп ятуларын кискен тәнкыйтьләде. Аяз...

Шимбә көнне район хуҗалыклары җитәкчеләре, аларга район үзәгеннән беркетелгән вәкилләр, ветераннар катнашында "Азнакай"АФ" ның Сәпәй бүлекчәсендә һәм "Герой Кәримов Ф.Ш." хуҗалыгында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар булды. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды.

Район башлыгы бүгенге көнгәчә кайбер хуҗалыкларның бармакка-бармак та сукмыйча, нидер көтеп ятуларын кискен тәнкыйтьләде. Аяз көннәрнең минутын да әрәм итмичә, тиз арада терлек азыгы әзерләү эшләренә керешергә кирәклеген, әлеге чараның тиешенчә оештырылмавын ассызыклады. Бу аңлашыла да, хәзер терлек азыгы әзерләүнең иң кулай вакыты. Иртә таң белән чапсаң, кичкә инде җыеп алырга да мөмкин. Ә уңайлы чор бик тиз үтеп китә ул. Эшне тиз тотмаганда, бертуктаусыз кыздырган кояш үсемлекләрне көне-сәгате белән киптерә дә бара. Күпьеллык үләннәрне вакытында печәнгә чабып алмаганда, алардан коры кура гына утырып калуы ихтимал. Күпьеллыкларның бе­ренче уңышын вакы­тында һәм сыйфатлы итеп җыюны оештырырга кирәк. Терлек азыгы сыйфатлы булганда гына, мул терлекчелек продукциясе җитештерергә, терлекләрнең көрлеген тәэмин итәргә мөмкин. Ә терлекчелек - ул көндәлек, төп керем бирүче тармак. Хуҗалыклар нигездә, терлекчелек тармагы китергән керем хисабына яшиләр. Шуңа да карамастан, чалт аяз көннәрдә күпчелек хуҗалыкларның һаман да терлек азыгы әзерләүгә керешмәве, сүлпәнлек гафу итмәслек хәл. Шул ук вакытта терлекләр өчен кышын алыштыргысыз витамин чыганагы булган яфрак азык, шифалы үләннәр әзерләргә дә бик вакыт. Бу мөһим чарада шәһәрлеләрнең дә ярдәм кулы сузуы районыбызда матур традициягә керде.

"Азнакай"АФ" хуҗалыгы башкалардан аермалы буларак, иң беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә кереште. Семинардагылар рәт-рәт покосларда печән төргәкләү, уңай эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Булган хуҗалыкның кайда да эшләре уң. Монда да әллә нинди заманча, куәтле техника, җайланмалар юк. Булган техниканы үзвакытында ремонтлап, төзәтеп печәнгә төшкәннәр, эшне тиешле дәрәҗәдә оештырганнар.

"Герой Кәримов Ф.Ш." хуҗалыгында да басулар умарта күчедәй кайный, тулы куәтенә терлек азыгы әзерләүгә чыкканнар.

  • Техникабыз әзер, эш оештырылган, егетләребез уңган һәм булган, - ди хуҗалык җитәкчесе Риф Самаров.

Семинардагылар Чалпыда сенаж базлары белән танышып, тәҗрибә уртаклаштылар. Биредә инде яфрак азык әзерләү эшенә дә керешкәннәр.

Эшне тиешенчә оештырып, табигать биргән уңайлы шартлардан файдаланып, авыл хезмәтчәннәре малкайларга җитәрлек кышлык азык әзерләрләр дигән ышанычта калыйк.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шимбә көнне Азнакай авыл хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар булды